Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман Сабан туеның төп бүләге Яшел Үзәнгә китте (фото)

Бөрбашта XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе үтте.

Сабантуйның төп бизәкләренең берсе татарча көрәш бәйгесе булды. Ул 18 яше тулмаган егетләр арасында 5 үлчәү категориясендә — 35, 50, 60, 70 килограммга кадәр һәм 70 килограммнан артыграк үлчәүдә узды.

Елдагыча, көрәш өлкәннәр арасында да үткәрелде. Быел өченче ел рәттән Сабан туенда хәзрәтләр һәм имамнар арасында да милли көрәш ярышлары узды. 

Имамнар арасында беренче урында калучыга төп бүләк — тәкә булса, яшүсмерләр арасында төп җиңүчегә скутер тапшырылды.

Сабантуй мәйданында бил алышучылар арасында хәтта Чебаркуль, Кырымнан кадәр кайткан егет дә бар иде.

Үз үлчәү авырлыкларында Галимуллин Билал (Бөрбаш) — икенче, Галимуллин Рүзәл (Смәел) — өченче, Мөхәммәдиев Фәнил (Смәел) — өченче, Ситдыйков Марсель (Шеңшеңәр) — дүртенче, Йосыпов Ильяс (Чепья) — беренче, Бурашев Ислам (Нөнәгәр) — икенче, Зарипов Рәнис (Балтач) — беренче, Хәйретдинов Аяз (Балтач) — икенче, Апанов Айзат (Салавыч) — дүртенче урын яулады.

Сабантуйның абсолют батыры булып Яшел Үзәннән Гыйбадуллин Илмир танылды һәм скутер белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев