Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнарга бокс ярыймы?

Көндәшеңнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган спорт төрләре диндә тыела

Улымны бокска бирергә теләгән идем. Ирем каршы. Ул намаз укый, диндә. Ислам дине буенча бокс белән шөгыльләнү хупланмый, ди. Аның сүзендә хаклык бармы?

«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ җавабы

— Көндәшеңнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган спорт төрләре диндә тыела. Бигрәк тә бокс. Анда спортчылар бер-берсенең башына да, йөзенә дә суга. Дин исә тән өчен файдалы булганны гына рөхсәт итә, ә зыян китерүне тыя. Үзең өчен генә хобби буларак бокс тыелмый. Ягъни йодрык белән кешегә түгел, махсус капчыкка сугып шөгыльләнергә ярый.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев