Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман балалар Сабан туеның төп бүләге - скутер Алабугага китте (+фоторепортаж)

"Быел да Сабантуебызны уздыру 500 мең сумга төште", - ди ел да әлеге күркәм бәйрәмне оештыручыларның берсе, алып баручы Гүзәл Бариева.

Бәйрәмнең рухи һәм матди кыйммәте күз алдында - велосипедлар тезелеп киткән, скутер да хуҗасын көтә, өем-өем бүләкләр,.. хәләл көч белән җиңү яулаган сабыйларыбыздан берни дә жәл түгел. Бу урында бәйрәмнең башында торучы, аны оештыруга үзеннән гаять тә зур өлеш кертүче, авылы, районы өчен җан атучы Җәлил хәзрәтнең тырышлыгы әйтеп бетергесез. Күрегез әле, нинди генә ярыш оештырылмасын, бала-чага көтүе белән катнаша. Шулай булмый ни, бирегә бит Рәсәйнең төрле төбәкләреннән, Татарстан район-авылларыннан балалар җыела. Әнә, көрәштә җиңүче егетебез Ислам Фәлахов та Алабуга егете, махсус көрәшер өчен килгән, скутерга да нәкъ менә ул ия булды. Бүләкләргә бай бәйрәм булды бу, күрше Саба районында яшәп иҗат итүче танылган язучы Гөлсинә Галимуллина йөгерештә иң ахырдан килгән кыз балага бүләк әзерләгән. "Тәртип" радиосы сабантуйның иң өлкән кешесенә бүләк алып килгән, ул бәйрәм кунагы Салиха апа булып чыкты. Шулай ук бәйрәмгә килгән олы яшьтәге мәгариф ветераны, Норма авылыннан Мөнҗия апага да махсус бүләк тапшырылды. Мәйданны җырлары, мөнәҗәтләре белән моңга күмгән җырчы Ильяс Халиков та иң актив яшь көрәшчегә дип тәкә алып килгән булган, аны ел да көрәшне намус белән алып барган баш хөкемдар Равил Галимуллинга тапшырдылар. Огъланнарга матур үрнәк күрсәтү, онытылмас көрәш алымнарын янәдән бәян итү максатыннан, ветераннар көрәшендә җиңүчегә дә махсус тәкә бирелде.
Ямьле тау итәгендә балаларны берләштергән уен- ярышлар, Табигать-ана кочагында олысы-кечесе өйлә намазы укыган мизгелләр, Шәрыкъ базарларын хәтерләткән сәүдә почмагы, таң калдырган һөнәрчеләр шәһәрчеге... Бөрбаш авылының кайчандыр бер ерганагы булган урынга әнә күпме хозурлык, бөтенлек, байлык, иман нуры сыйган. Безнең халкыбызның, районыбызның яшәешен, һәм дә, әйтергә кирәк, мул, имин тормышын чагылдыра бу.. Алдагы елларда да Мөселман балалар сабантуйлары сабыйларыбызны үзенә сыендырсын, гел дә шулай сөендерсен. Рәхмәт оештыручыларга, балалар өчен малын кызганмаган иганәчеләргә, ярдәм итүчеләргә, җирлектәге авыл халкына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250