Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманнарга байлыкка омтылырга ярыймы?

Җәлил хәзрәт Фазлыев белән әңгәмәдән өзек:

– Хәзер мөселманнар арасында байлыкка омтылу ачык күренә. Бай булырга омтылырга кирәкме?

– Имам Әгъзәм (бөек имам Әбү Хәнифә) хәзрәтләре дәрес биргән вакытта бер бик начар киенгән шәкертен күргән дә аңа: “Әнә, паласны күтәр әле, анда акча бар, ал да киемеңне әйбәткә алыштыр”, – дигән. Тегесе “Минем кием алырлык акчам бар, әмма тәкъвалык йөзеннән шушындый начар кием киеп йөрим”, – дип җавап биргән. “Сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килгән икән, аның әсәре синдә күренергә тиеш”, – дигән имам Әгъзәм. Кыямәт көнне байлык өчен генә түгел, хәерчелек өчен дә җавап бирәсе бар. Ни өчен бу хәлгә төштем дип. Йә гаиләңне ачлы-туклы тоттың, син эшли ала идең, тырыша ала идең, югыйсә. Дөрес, берәр авыру булырга мөмкин, ниндидер бәла-каза килгәндер, кеше шул сәбәпле мохтаҗлыкка төшкән. Ә икенче берәү аракы эчкән йә ялкау булган, эшләмәгән. Анысы тәкъвалыкка керми. Булдыра аласың икән, матур итеп машина да ал, матур итеп өй дә сал, матур итеп киен – менә мөселманнар ничек яши дисеннәр.

 Ләйсирә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөселман байлык