Мул уңыш белән бүлеш!
Гошер сәдакасы бирү Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Елның-елында мөселман кешесе җыйган уңышыннан мохтаҗларга да өлеш чыгарырга тырыша.
Гошер сәдакасы ул – яңгыр һәм елга суы белән үскән ашлыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр һәм балдан чыгарыла торган зәкәт.
Гошер – гарәпчәдән «уннан бере» дип тәрҗемә ителә. Яңгыр явып, кояш җылысы белән үскән әлеге ярмалар, үсемлекләрнең уннан бере мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, мохтаҗ булган урыннарга сәдака итеп бирелә.
Гошер сәдакасын кемнәр кемнәргә бирергә тиеш? Болар – мескеннәр, фәкыйрьләр, юлда акчасыз калган, кайтырга мөмкинлеге булмаган мосафирлар, бурычка баткан кешеләр.
Гошер сәдакасы бирү Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Гошер җыйнауда райондашлар елның-елында зур өлеш кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев