Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намазым кабул булырмы?

Барысын да Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез.

Яулык япмадым. Намаз укырга өйрәндем. Гыйбадәтем кабул булырмы икән? 

Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН:

— Яулык япмаган кызлар да намазны өйрәнә ала. Ә менә аның кабул булу-булмавын Аллаһы Тәгалә генә хәл итә. Яулыклы, озын күлмәктән йөргән кешенең намазын да кабул итмәве бар. Без Аллаһтан догаларыбыз, намазларыбыз кабул булсын дип кенә сорый алабыз. Игелекле гамәлләрнең, биргән сәдакаларның кабул ителүен дә белмибез. Барысын да Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез.

Дин буенча, хатын-кызга яулыксыз йөрү гөнаһ булып бара. Чит ир-атлар янында гаурәтләрне күрсәтү — гөнаһ. Хатын-кызның йөзе, беләзекләренә кадәр ике учлары һәм тубыкларына хәтле аяк башлары гына гаурәт саналмый. Кайчак кызлар озын күлмәк тә кия. Әмма күлмәге бик тар булып, тәненә сыланып тора. Хатын-кыз ир-атның игътибарын җәлеп итмәслек итеп киенергә тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

2

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев