Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нигә хатын-кызга сәлам бирмиләр?

Хөрмәтле редакция! Бер вакыт районыбыздагы дини гаиләгә йомыш белән барган идем. Башка чыккан уллары килеп керде. Әтисе белән ике куллап күреште, хәл-әхвәлен белеште. Ә аның белән сөйләшеп утырган миңа, өлкән яшьтәге апага сәлам дә бирмәде, эндәшмәде дә.

Әйтерсең, мин юк. Бик кыен булды. Сәбәбе нәрсәдә икән соң?
Исем-фамилиям, адресым редакция өчен генә.

Бу хатка җавап быелгы "Рамазан"ислам календаренда бар булып чыкты. Укып карагыз әле.

"Сәлам бирүдә, сәламләүдә мөселманнарда ирләр дә, хатыннар да бер. Һәрбер кешенең сәлам бирергә хакы бар, һәрбер кеше сәламне кайтарырга тиеш була.

Ләкин монда Ислам диненең үзенчәлеге бар. Әгәр дә мәхрәмнәре (өйләнешергә рөхсәт ителмәгән туганнар), өйләнешүчеләре булмаса, ирләр белән хатыннарның бергә аралашып, бер-берсенә сәламнәр әйтүе урынсыз. Ирләр ирләргә сәлам бирәләр, хатыннар-хатыннарга. Шәригать хөкемнәрен белеп бетермәгән бәгъзе кешеләр, олырак яшьтәге апалар, әбиләр мөселман ирләргә башлап үзләре сәлам бирсәләр, сәлам кайтару рөхсәт ителә.

Ә инде өйгә кергәндә, кеше бармы, юкмы, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән, сәлам бирелә. Чөнки анда башка изге затлар - фәрештәләрнең булуы мөмкин.

Ялгыз хатын-кыз гына булган йортка чит ир-атның бөтенләй керергә хакы юк. Бары тик ир-ат мәхрәм булган очракта гына рөхсәт ителә. Әгәр дә ир-атлар, хатыннар бер мәҗлескә җыелып утыралар икән, бу очракта ир кеше сәлам бирә икән, араларында бер ир кеше булса, ул җавап кайтарырга тиешле. Ә инде хатын-кызлар гына булып, ир кеше сәлам бирә икән, хатын-кызлар тавыш чыгармыйча үзалларына гына сәлам кайтара алалар".

"Рамазан" ислам календареннан җавапны Гөлсинә Гарипова әзерләде.
Фото: lifebel.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250