Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нинди очракта 40 көн намаз кабул булмый...

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

 Күрәзәчелек бүген дә киң таралган. Минем шулай дип ишеткәнем бар, хадис диделәр, кем багучыга бара, аның 40 көн намазы кабул булмый, дип. Димәк, мин ялгышып, гөнаһлы булып күрәзәчегә барсам, миңа 40 көн намаз укып торасы булмый, ул барыбер кабул булмый бит. Ачыклык кертсәгез иде…

 

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

 

– Пәйгамбәребездән (с.г.в.) төрле гөнаһлар турында, аларны кылганнан соң 40 көн намазы кабул булмый дигән хәдисләр килә. Бу шул ук хәмер эчкән кешегә дә, күрәзәчегә барган кешегә дә әйтелә. 40 көн буена намаз кабул булмый дигән төшенчә, гарәп телендә намаз ул кыям, рөкүгъ һәм сәҗдә кыла торган намаз гына түгел. Намаз ул дога кылу дигәнне аңлата, ягъни кеше 40 көн буе Аллаһы Тәгаләнең догасыннан мәхрүм була. Юлга, сәфәргә чыктың, бисмилләңне әйттең юлга чыгарга – ул кабул түгел, каядыр машинага утырдың, бисмилләңне әйттең, догаң кабул түгел. Нәрсәдер эшләргә ниятләп, бисмилләңне әйттең, дога кылдың – догаң кабул түгел. Ягъни кеше 40 көн буе Аллаһы Тәгаләнең ярдәменнән мәхрүм була. Шуңа да нинди дә булса гөнаһлы эш кылганчы, аның ахыргы нәтиҗәсен фикерли белергә кирәк.Намаз кешедән бакыйлыкка күчкәндә сорала торган төп гамәлләрнең берсе һәм аны мөселман кеше һәрчак үтәргә омтылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев