Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәннәт юлы – шәфкать

Без, кешеләр, барыбыз да җәннәтле булуыбызны телибез. Ә җәннәт Раббыбызның рәхмәте белән генә ирешеп була торган нигъмәт. Һәм шушы хәдисләрдән күренгәнчә, җәннәт юлы – ул мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, мохтаҗларга, гозерлеләргә, авыруларга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү.

Хак Тәгалә кыямәт көнендә әйтер:

–И, адәм баласы! Мин хаста булдым, син минем хәлемне сорамадың, – дияр.

Адәм баласы:

–И, Раббым! Мин синең хәлеңне ничек сорый алам? Син бөтен галәмнәрне тәрбия итүчесең, –дигәч, Аллаһы Тәгалә:

–Белмәдеңме, минем фәлән бәндәм хасталанды, син шуның хәлен сорамадың, әгәр аның хәлен сорарга барган булсаң, минем рәхмәтемне шунда тапкан булыр идең, – дияр. Аллаһы Тәгалә:

–И, адәм баласы! Мин синнән ашарга сорадым, син бирмәдең, – дияр. Адәм баласы:

–И, Раббым! Мин сиңа ничек ашарга бирә алыйм? Син бөтен галәмне тәрбия итүчесең, – дигәч, Аллаһы Тәгалә:

–Белмәдеңме, минем фәлән бәндәм синнән ашарга сорады, син бирмәдең. Әгәр дә биргән булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең! – дияр. Аллаһы Тәгалә:

–И, адәм баласы! Эчәр өчен мин синнән су сорадым, син эчермәдең, – дияр. Адәм баласы:

–И, Раббым! Мин сиңа ничек эчәргә бирә алыйм? Син бөтен галәмне тәрбия итүчесең, – дигәч, Аллаһы Тәгалә:

–Белмәдеңме, минем фәлән бәндәм синнән эчәргә су сорады, шуңа эчәргә бирмәдең. Әгәр дә аңа эчәргә биргән булсаң, аның савабын минем хозурымда тапкан булыр идең! – дияр (Сәхих Мөслим).

erid: 2VtzqwTSgT9

Шушы хәдистән Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм ризалыгы авыру кешеләргә, мохтаҗларга, бәла-каза күргәннәргә ярдәм күрсәтүдә, булышуда икәнлеген күрәбез.

«Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле кешеләрне Аллаһ үз рәхмәтенә лаек кылыр. Җирдә булганнарга мәрхәмәт итегез, күкләрдә Аллаһ Тәгалә сезгә мәрхәмәт кылыр» (Сәнән әбү Дәүдә).

Без, кешеләр, барыбыз да җәннәтле булуыбызны телибез. Ә җәннәт Раббыбызның рәхмәте белән генә ирешеп була торган нигъмәт. Һәм шушы хәдисләрдән күренгәнчә, җәннәт юлы – ул мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, мохтаҗларга, гозерлеләргә, авыруларга, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү.

Шушы максатны күздә тотып, безнең Балтач мөхтәсибәтендә дә хәйрия эшчәнлеге алып барыла. Балтачыбызда һәм авылларыбызда булган мохтаҗлар, инвалидлар, өлкәннәр белән элемтә булдырырга тырышабыз. Рамазан гаете алдыннан фитыр сәдакаләрен таратабыз. Зәкәт бирүчеләрнең зәкәтләрен тапшырырга тиешле кешеләрне табуда ярдәм итәбез. Корбан гаетендә халкыбыздан җыелган корбан итләрен мохтаҗларга өләшәбез.  Бакчаларга йөрүче  балаларыбызга гает күчтәнәчләре таратыла. Гошер вакыты җиткәч, бәрәңге, чөгендер, кишер, кәбестә, кабак һәм башкалар җыелып, тиешле урыннарга озатыла. Менә икенче ел рәттән инде районыбызда инвалидларга гошер бәрәңгесе тапшыру оештырылды. Быелгы бәрәңге булмаган елда бу бигрәк тә зур сөенеч булды.

Аерым кешеләрдән дә үтенечләр килә. Кайсына – киңәш, кайсына ярдәм кирәк. Кулдан килгәнчә, булышырга тырышабыз. Шунысы куанычлы: нинди генә мәсьәлә килеп тумасын, җитәкчеләребез дә, эшмәкәрләр дә, халкыбыз да ярдәм итәргә әзер торалар. Зур рәхмәт барыгызга да!

Әйе, эшләнгән эшләр байтак. Әмма алда әле эшләнәселәре тагын да күп. Безгә халкыбыз белән элемтәне чын итеп, нык итеп булдырасы, төзеп бетерәсе бар. Бер-беребез белән кулга-кул тотышып эшләсәк кенә, авылларыбызда мохтаҗлыкта, авырлыкта гомер кичерүчеләргә тиешле ярдәм итә алачакбыз. Бер-беребезгә хәерле эшләрне күрсәтеп, ярдәм итешеп кенә без Аллаһның рәхмәтенә ирешә алачакбыз.

Республикабызда, илебездә төрле хәйрия фондлары эшләп килә. Сер түгел, районыбыздан да аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. Кемнеңдер авыру баласына ярдәм кирәк, кемгәдер торак шартларын яхшыртырга һ.б. Һәм шунысы гаҗәп: мондый очраклар булганда әлеге фондлар безгә шалтыратып, алар турында кызыксыналар. Үзләренә язылган мәгълүматларның хаклыгын, ярдәмнең урынлымы икәнен сорыйлар. Димәк, безне беләләр, безгә ышаналар. Бу урында райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: без дә сезнең үтенечләрне, гозерләрне кабул итәргә әзер. Кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз. Бик күп эшләрдә терәк-таяныч булырдай булышчыларыбыз, ярдәмчеләребез, иганәчеләребез бар. Һәммәбезгә дә Аллаһның рәхмәтенә, җәннәтенә ирешерлек гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә шушы юлда безгә көч-куәт өстәсен иде. Озакламый рамазан ае башлана. Бу айны изге гамәлләр кылып, бер-беребезгә ихластан ярдәм кулы сузып, тирә-юньдәгеләребезне шатландырып үткәрергә язсын!

Илгиз Әхмәдуллин,

«Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы, мөхтәсибәттә хәйрия эшләре буенча җаваплы вәкил.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89178886625

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9