Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кариледә ифтар ашы узды (фото, видео)

Күңелләрне хушландырып җиһанда Рамазан ае бара.

Сәхәргә торулар, изге ниятләр белән изге эшләр кылулар, дога укулар, ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары...Ураза тотучы һәрбер мөэмин-мөселманны нурландыра торган фарыз гамәлләр. Кариле авылы мөтәвәллияте дә елдагыча матур гадәтен яңартып, мәчеттә ифтар мәҗлесләре оештыра башлады.

Тәүге ифтарга мобилизациягә эләккән Норма ир-егетләренең дә әниләре чакырулы иде, мәҗлескә иганәчелек иткән Рәшит Ильясов гаиләсе аларның һәрберсенә бүләкләр әзерләгән, Гөлсем Миңнебаева солдат ир-егетләрнең исемнәрен атап, мулла аларның исәнлеге өчен дога кылды.

 

Мәҗлескә Украинада барган хәрби операциядә һәлак булган Илдар Галиевлар гаиләсе дә чакырулы иде, алар мәрхүм уллары рухына багышлап корбан чалдыртканнар, ифтарга килүчеләр шул корбан ашыннан авыз итте.

Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев вәгазь сөйләде, дога укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Хәйретдинов та килгән иде, ул ил-көннәребезгә иминлек, СВОдагы Норма-Кариле егетләренә исәнлек теләде, ифтарны оештыручыларга, әзерләүчеләргә, уздыручыларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар