Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Олы гөнаһлар

Ислам динендә отышлы уеннар катгый тыелган хәрам эшләрдән санала. Уйнау түгел, хәтта уйнарга киңәш итсә дә, гөнаһ эшләгән булыр һәм бу гөнаһны бетерү өчен сәдака бирергә кирәк булыр.

Отышлы уеннар

Аллаһ Коръәндә әйтә: “Әй, иман китергән бәндәләр! Дөреслектә хәмер һәм отышлы уеннар, сыннарга табыну, аларга корбан чалу һәм уклар белән хөкем чыгару шайтан гамәлләреннән булган пычрак эшләрдер. Бу эшләрдән  читләшегез, шаять, уңышка ирешерсез. Хәмер һәм отыш уеннары аркылы шайтан сезнең арагызга дошманлыкны һәм бер-берегезгә ачуны булдырырга тели һәм сезне Аллаһны искә алудан һәм намаздан тыярга тели. Шулай булгач, бу эшләрдән тыелмассызмы?” (Мәидә 90-91).

Аллаһ үзенең бәндәләренә фәкать күркәм, яхшы эшләрне генә хәләл кылды һәм аңа зарар, начарлык алып килүче бөтен эшләрне тыйды. Ислам динендә отышлы уеннар катгый тыелган хәрам эшләрдән санала. Уйнау түгел, хәтта уйнарга киңәш итсә дә, гөнаһ эшләгән булыр һәм бу гөнаһны бетерү өчен сәдака бирергә кирәк булыр.

Ни өчен соң бу эшләрне Аллаһ шайтан эшләреннән диде:
– иң элек бу Аллаһка каршы бару һәм хәмер эчү белән бер дәрәҗәдә булган олы гөнаһтыр;
– кеше үзенең ризыгын гамәл кылып, тырышып табарга тиеш;
– уен сәбәпле, байлык җилгә очырыла, кеше фәкыйрьлеккә төшә;
– отышлы уеннар җинаятькә этәрә.Акча табу өчен ул явызлык юлына басарга да әзер;
– алар кешенең психикасын боза, ул кешене үзенең колы итә, ялкаулыкка китерә;
– отышлы уеннар сәбәпле, кеше Аллаһны оныта, намазаларны калдыра һәм әхлагы бозыла һ.б.

Хәзерге заманда отыш уеннарының иң хәтәре казинолар һәм уен автоматлары. Аларның төрләре дә арта бара. Спорт һәм отыш уеннары, бөтенебезгә таныш булган лотерея...

Отыш уеннарының нинди генә төре булмасын, кеше бу эшкә якын да барырга тиеш түгел.

Марат хәзрәт Сәйфетдинов

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гөнаһлар