Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Орлык салу өчен иң кулай чак

Балага дин кирәкме? Җавап: “Әлбәттә!” Кешенең күңеленә “дин” дигән орлык салу өчен иң кулай вакыт – балачак.

Чөнки әле бу вакытта балада фәрештә сыйфатлары өстенлек итә. 7 яшькә кадәр Аллаһка мәхәббәт формалашкан булырга тиеш.
Бүген еш кына: “Дингә кайчан килдең?” – дип сорыйлар. Әгәр без кечкенәдән дөрес тәрбия бирә алсак, бала үзенең динсез вакытын хәтерләмәячәк. Дин аның өчен үзе белән бергә дөньяга килгән һәм үлгәнче алып барасы хакыйкать булып торачак. Ул инде динсез яшәүне күз алдына да китерә алмаячак.
Әгәр без үз вакытында бу мәсьәләгә игътибар бирә алмасак, бала очраклы секталарга эләгеп, ясалма диннәрдә яки аракы эчеп, наркотик кулланып, җанына тынычлык табарга омтылачак. Шуңа күрә дә без, соңга калмыйча, Ислам дине кыйммәтләрен балабызга төшендерергә тиеш булабыз. Ислам диненә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә баланы башка диндәгеләрне дә хөрмәт итәргә өйрәтү зарур. Аллаһ Раббебез да: “Өйләрдән куып чыгармасалар, көчләп хәрам ризык ашатмасалар, динең өчен кыерсытмасалар, алар белән тыныч яшәгез”, – ди.
Нидән башларга соң? Бала һәр эшне: “Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим”не әйтеп башларга гадәтләнсен. Шулай ук Иман кәлимәсен: “Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр расүүлуллааһ” ны өйрәтү дә аеруча мөһим. Бала көн саен кимендә 100 мәртәбә: “Ләә иләәһә илләллаааһ”, – дип әйтергә гадәтләнсен.
Әмма кечкенә вакытта балага артык күп гыйбадәтләр йөкләү урынлы түгел. Кирәгеннән артык су сипсәң, гөл дә корый. Мәҗбүри фарызлар балигъ булгач кына үтәлә.“Балигъ булгач, укыр әле”, – дип яшәү дә дөрес түгел. Балага дөньяны таныту, табигатьне өйрәтү, фикерләү сәләтен үстерү юлы белән Аллаһка мәхәббәтне көчәйтергә һәм әкрен генә фарызларны үтәргә гадәтләндерергә, хәрамнән тыелырга өйрәтергә кирәк. Балигъ булгач кына өйрәтә башласак, соңга калган булырбыз.
Баланың ышануы белән шаярырга ярамый. Ул ышанса, чын күңелдән ышана, өлкәннәрдәге кебек ясалмалык, икейөзлелек әле аңарда формалашып җитмәгән. Шул самимилекне җимерү – бөтен кешелек дөньясы алдындагы иң зур җинаять. Балага Аллаһ турында, фәрештәләр турында сөйләү зарур булса да, өрәкләр, җеннәр турында сөйләмәскә, куркытмаска кирәк.
Әгәр балага кечкенәдән: “Минем турыда уйлаучы һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы, догаларымны ишетүче, кайгыларымны аңлаучы зат – Аллаһ бар”, – дигән хакыйкатьне аңлата алсак, иң зур тәрбия биргән булырбыз.
Аллаһ 12 яшьтән үсмерләр алдына төрле юллар куя. Психолог галимнәр аны, кеше тормышының бер циклы тәмамланып, икенче циклга күчүе, дип аңлата. Шуның өчен дә Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.): “Балаларыгызга 7 яшьләрдә намазга өйрәтегез, 10 яшьтә намаз укымаса, тәрбия камчысы өстен булсын”, – диде. Әгәр бала намаз укырга гадәтләнмәсә, 12 яшендә ялгыш юлга кереп китүе бик мөмкин. Бер ялгыш юлга кергән кешене кире чыгару җиңел түгел.
Кайберәүләр иртәнге намазга, сәхәргә уятырга, ураза тоттырырга балаларын жәллиләр һәм инде бала фарызларны үтәргә гадәтләнми кала. Ашап, эчеп, күңел ачып кына яшәү балада хайвани хисләрне арттыра һәм аның үз-үзен яратуына гына китерә.
Кечкенә чактан ук хәтта уенчык бирсәң дә: “Кая, кире бир әле, әнә теге бала да уйнап карасын”, – дип, алудан гына түгел, ә бирүдән дә балада тәм табарга өйрәтү кирәк. Әлбәттә инде, бала рәхмәт әйтергә дә гадәтләнсен. Ул нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерүен игътибарда тотарга, күпмедер дәрәҗәдә аңа булышырга да кирәк. Бу, үз чиратында, баланы максатка ирешүдә сабыр булырга һәм һәртөрле хезмәттән дә тәм табарга өйрәтә. “Әйдә, азапланма, ташла, кемгә кирәк ул”, – дип кәефен төшерү, шөгыленнән туктату һич кенә дә ярамый, чөнки ул ихтыярсыз булып үсәчәк. Ихтыяр көче тәрбияләүдә фарыз гамәлләрнең дә йогынтысы искиткеч зур. Әгәр без балаларыбызны фарызларны үтәргә гадәтләндермәсәк, аларны бик күп гүзәл сыйфатлардан мәхрүм итәбез.
Хайваннардан аермалы буларак, кешегә җитлегү яшенә җитү өчен 17-18 ел гомер кирәк. Баланы тәрбияләү өчен Аллаһ безгә әнә шуның кадәр гомер биргән. Әгәр шуны заяга үткәрсәк, көфран нигъмәткә юл куючылар булырбыз, Аллаһ сакласын.
Авызына тәмәке кабып, кызмача хәлдә өйгә кайтып кергәч кенә тәрбияләргә тотыну тиешле нәтиҗә бирми. Чөнки ул вакытта инде фәрештә сыйфатлары шайтани сыйфатларга алышынган була.


Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев