Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Петр Чернов: “Мәчет, чиркәү, каберстан... изге урыннар”

Чепья җирлегенең ветераннар советы рәисе П.Чернов яза: "Мәчет, чиркәү, каберстан... изге урыннар"

"Чепья авыл җирлеге зурлыгы, халкының күплеге белән районда икенче урынны алып тора. Чепьяның үзендә һәм якын-тирә авылларда төрле милләтләр яши, нигездә, мөселманнар һәм православие дине вәкилләре. Диннәр төрле булса да, халык дус яшәде һәм яши. Шушы дуслыкны исәпкә алыптыр иде, безнең бабаларыбыз урыс һәм татар зиратын да янәшә булдырганнар. Ике арадагы юл халык өчент гаять тә әһәмиятле. Чөнки елның теләсә нинди вакытында, теләсә нинди һава торышында тауга күтәрелергә кирәк. Әлеге юлның мөһимлеген аңлап, якташыбыз, патриот депутатыбыз Таһир Һадиев һәм авыл җирлеге рәисе Азат Нотфуллин уртак фикергә килеп, депутатыбыз, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать иттеләр. Ул исә изге эшне җавапсыз калдырмады - юл төзелешенә 900 мең сум акча бүлеп бирде. Ә төзелеш эшләрен Балтач "Агрохимсервис"ы җитәкчесе Наил Гыйләҗев үз өстенә алды, эш барышы белән аның урынбасары,Чепья авыл җирлеге депутаты Марат Дәминов җитәкчелек итте. Нәтиҗәдә, яхшы, уңайлы, Сырья зиратына кадәр илтүче юл түшәлде, машиналар куярга урын да булдырылды. Халык бик канәгать калды. Барлык җирлек халкы исеменнән ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез сезгә, хөрмәтле ярдәмчел җитәкчеләребез", диелә әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250