Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Раҗәб ае бара

Раҗәб һәм шәгъбан — Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора.

Раҗәб һәм шәгъбан — Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез. Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хәзрәтләре бер хәдистә: «Раҗәб — Аллаһның ае, шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае», — дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с. г. в.): «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Раҗәб — Аллаһ ае соң ул?» — дип сораган. Расүл әкрам (с. г. в.): «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», — дип аңлаткан.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хәзрәтләре раҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр», — дип әйткән.

Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу — сөекле Пәйгамбәребезнең әтисе Габдуллаһ белән әнисе Вәһб кызы Әминәнең никахлашкан көннәре, шулай ук раҗәб ае тагын бер мөбарәк кичә белән бизәкләнгән. Ул — Мигъраҗ кичәсе, раҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була. Мигъраҗ — күккә ашу дигән мәгънәне аңлата һәм бу кичә пәйгамбәребез Мөхәммәд хәзрәтләренең тормышында олуг могҗиза булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев