Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Раиф мəчете кая чакыра (+фото)

Октябрь аенда Раиф мәчетендә балалар өчен укулар башлана.

Җəйге ял чорларында районыбызда балалар өчен бик күп лагерьлəр эшлəп килде. Шуларның соңгысы Раиф мəчетендə 10 яшькə кадəр балалар өчен оештырылды. Лагерьда кыз балалар һәм ир балалар аерым төркемнəрдə, аерым тəрбиячелəрдə шөгыльлəнде. Балаларга дини тəрбия бирү дəреслəре бик көчле үткəрелде. Ягъни гарəп хəрефлəрен өйрəнү, намаз тəртиплəрен ныгыту, корьəн укуга зур əһəмият бирелде.
Шулай ук экскурциялəргə бару, походларга чыгу, төрле мавыктыргыч уеннар уйнау, конкурслар үткəрү, бүлəклəр биреп, дипломнар тапшыру онытылмас мизгелләр булып тарих битләренә язылды. Балаларга исә иң ошаганы табигать кочагында футбол уйнау һəм тəрбиячелəр ярдəме белəн учакта əзерлəп ашаган купаты булгандыр. Шушы онытылмас мизгелләр өчен әти-әниләр ел саен шундый үзенчəлекле лагерь оештырганы өчен Раиф мəчете имамы Илшат хəзрəткə, Радик хəзрəткə, Алсу һəм Фəридə апаларга олы рəхмəтләрен ирештерәләр.

- Шушы лагерьларны уздырырга булышкан бар кешене Аллаһ сөендерсен, зурласын иде. Балалар соңгы көннəрдə бик күңелле хəбəр белəн кайттылар, аларның барысын да октябрь башында Раиф мəчетендə укуларда көтеп калабыз, дип сөендергəннəр, - ди әти-әниләр.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250