Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Раиф”та Ифтарны иганәчеләр уздыра (+фото)

Мөселман календарендәге иң шәфкатьле ай - Рамазан аеның да соңгы ун көнен үтеп барабыз.

Соңгы елларда ураза җәйнең иң озын чорына туры килде. 18-19ышар сәгать ач тору, ярты төнгә кадәр Тәравих намазлары уку, күзләрне, колакларны яман күренешләрдән, кирәкмәс сүзләрдән саклау һәркемнән зур сабырлык таләп итә. Быелгы Рамазанда көннәр салкынча, җиләс булды. Моны да Аллаһының бер рәхмәте, ураза тотучыларга ярдәме итеп кабул итәргә кирәк.
Дин кардәшләребез көн саен авыз ачкач, мәчетләргә Тәравих намазларына ашыга. Биредә җәмәгать белән бергә Коръән, зикер-тәсбих тавышлары тыңлап, күңелләр нечкәрә, калебләр чистара. Ни хикмәт, көне буе ураза тотып талчыгулар да юкка чыга, икенче көн тотасы уразага хәл алып, күңелең белән әзерләнеп, ниятләп кайтасың мәчеттән.
Быел районыбызның Раиф мәчетенә Тәравих намазы үткәрү өчен Казаннан Корьән хафиз Ильяс хәзрәт чакырылды. Бу саваплы гамәлне башкарырга Ильяс хәзрәт ике ел рәттән кайта инде. Мәчеттә шулай ук Ифтар мәҗлесләре дә зур оешканлык белән уза. Ул шәхси кешеләрнең махсус биргән иганәләренә оештырыла. Ике көн рәттән Раиф мәчетендә ир-атлар өчен 130лап кешегә мул сыйлы Ифтар табыны корылды.
Мәчеттән ерак булмаган кафеда 40-50 кешегә табын әзерләтеп мәҗлес оештыручылар да бар. Анда, гадәттә, мәчеткә Тәравих намазына килүчеләр чакырыла. Шушындый ярдәм кулы сузган миhербанлы кешеләргә Аллаh hидиятен , бәрәкәтен бирсен.
Кыскасы, мөэмин-мөселманның нәфесе сынала торган изге айның әкренләп ахырына якынлашабыз… Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычыбызны үтәп - уразаны тиешенчә тотып, Рамазан гаетен күңелләребез пакьләнгән, җаннарыбыз чистарынган хәлдә исән имин каршы алырга язсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250