Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан ае фазыйләтләре

Гыйбадәт ае

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

 

Тәкъвалык ае

Бакара сүрәсе 183 аятендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә ураза тоту фарыз ителде, шаять, сез тәкъвәлыкка ирешерсез (гөнаһтан тыелырга өйрәнерсез һәм Аллаһ Тәгаләнең җәзасыннан сак-ланырсыз)». Бу аятьтән күренгәнчә, ураза тоту кешене гөнаһлардан тыелырга (тәкъвалыкка) өйрәтә. Намаз һәм башка гыйбадәтләр дә кешене тәкъвалыкка илтә, ләкин бу аятьтә Аллаһ Тәгалә уразага аерым басым ясады. Дөрестән дә, уразаның төп максаты – ул хәләл булган ашау-эчүдән генә тыелу түгел, ә телне, күзләрне, колак-ларны, кул-аякларны һәм башка әгъзаларны начар сүзләрдән, начар эшләрдән тыю.

Зур табышка ия була торган ай

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Адәм баласының һәр изге гамәленең әҗере уннан җиде йөзгә хәтле арттырыла, ләкин Аллаһ Тәгалә әйтә: «Бу уразага кагылмый, уразага Үзем (аерым) түлим, чөнки кеше шәһвәттән һәм ризыктан Минем өчен тыелып тора», – ди. Галимнәр әйтүенчә, уразаның әҗере кайбер кешеләргә бихисап зур булырга мөмкин, чөнки бу хәдистә Аллаһ уразаны башка гамәлләрдән аерды һәм әҗерен сан белән чикләмәде. Ихласлыгы, сабырлыгына карап, шушы бер Рамазан уразасы белән кеше калган 11 айда җыйган әҗер-савабын узып китәргә дә мөмкин. Чөнки уразада тормышта очрый торган сабырлыкның өч төре дә катнаша. Боларның беренче төре – ул Аллаһка буйсыну эшләрендә сабыр итү, икенчесе Аллаһ тыйганнардан тыелуда сабыр итү, өченчесе Аллаһ язган төрле авырлыкларга, шул исәптән ачлык, көчсезлекләргә сабыр итү. Гөнаһлар гафу ителү ае

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Кемдә кем Рамазан аенда иман белән (Аллаһка ышанып, ягъни уразаның Аллаһ кушкан эш икәненә риза булып) һәм Аллаһтан савабын өмет иткән хәлдә ураза тотса, Аллаһ аның элекке (кече) гөнаһларын гафу итәчәк». Икенче хәдистә нәкъ алдагы хәдистә әйтелгәнчә, кеше иман белән һәм әҗер-савабын өмет итеп Рамазан аен төнге намазлар укып үткәрсә, аның элекке гөнаһлары гафу ителәчәк диелгән. Рамазанда укыла торган бу төнге намазларны без тәравих дип әйтәбез. Шулай ук пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әгәр кеше олы гөнаһлардан тыелса, аның 5 намаз арасында, җомгадан җомгага хәтле һәм бер Рамазан (уразасыннан) икенчесенә хәтле кылган гөнаһлары гафу ителә».

Ураза тотучының догасы бигрәк тә авыз ачыр алдыннан кояш батканчы һәм сәхәр вакытларында кабул булуы турында да хәдисләр бар. Коръәндә дә Зәриәт сүрәсендә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Алар сәхәр вакытларында Аллаһтан гафу сорыйлар». Уразага керер алдыннан төннең ахыргы өлешендә, таң атканчы без ашарга тора торган вакыт – сәхәр вакыты дип атала. Бу вакытта догалар һәм тәүбәләр кире кагылмый. Бу турыда пәйгамбәребез (с.г.в.) Бухари һәм Мөслим риваять кылган хәдистә төннең соңгы өченче өлешендә Аллаһ Тәгаләнең безгә бик якын булуы турында әйтә.

Гыйбадәт ае

Галимнәр бу айны – нәфесне Аллаһка буйсына торган, изге гамәлләр кыла торган итеп тәрбияли торган гомер мәдрәсәсе дип атыйлар. Шуңа күрә кеше бу айдагы бәрәкәттән дөрес файдаланып калса, ул бу айдан тәкъвалык җимешләре алачак һәм тәкъвалыгы аңа икенче Рамазанга хәтле Аллаһка буйсынуда ярдәмче булачак диләр.

Бүгенге көндә районыбызның барлык мәчетләрендә ястү намазыннан соң төнге тәравих намазлары укыла. Әлбәттә, мәчеткә килә алмаган кеше өендә яки эш урынында да укый ала. Моңарчы дин тотмаган күп кенә кешеләр мәчеткә тәравих намазларына йөреп намаз укырга өйрәнәләр. Күп кешеләр беренче тапкыр ураза тота башлаулары белән бөтенләйгә начар гадәтләреннән котылалар. Чөнки пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Рамазан аеның беренче төне җитүгә, җен-шайтаннарның мәридләре (иң азганнары) богаулап куела; һәм дә Җәһәннәмнең бар капкалары да ябыла, ә Җәннәтнең бар капкалары да ачыла, һәм чакыручы әйтер: «Ий, яхшылыкка омтылучы, башла (яхшы гамәлләр кылуыңны)! Ий, начарлыкка (гөнаһка) омтылучы – тыел!». Һәм дә Аллаһның бу айда Җәһәннәм газабыннан азат ителәчәк коллары бар, һәм бу азат ителү Рамазанның һәр төнендә булыр». Менә шул шайтан вәсвәсәсе дә кимегәчтер кеше тәравих намазлары озак-озын дип зарланмый, ә киресенчә сагынып, шатланып, ашкынып киләләр. Кемнәр әле уразага кермәгән, тәравихларга йөрмәгән булса, мөмкинлектән кулланып калыйк. Рамазан ае безгә кыямәт көнендә җәһәннәмнән котылып, мәңгелек җәннәт нигъмәтләренә ирешер өчен зур форсат булып тора. Башка айларда мондый бәрәкәт булмаячак, шуның өчен иманның тәмен белеп, гыйбадәтнең ләззәтен татырга ашыгыйк.

 

               Гомәр хәзрәт Гомәров, Балтач үзәк мәчете мәэзине

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин