Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан аенда суның тәме белән бергә күңелләрнең нинди икәнлеге сизелде

Кылган гамәлләр, сөйләшкән сүзләр артында бары тик ихласлык ятсын

Рамазан ае — изгелекләр кылу ае. Күңелендә иман илә мәрхәмәтлелек булган кеше бу айда яхшы гамәлләрне тагын да күбрәк эшләп калырга тырыша.

 


Быел да мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре үтте, бергә-бергә әзерләп оештырылган авыз ачу мәҗлесләре күңелләрне хушландырды, бердәмлекне арттырды, ислам дине юлында кардәшлекне ныгытты. «Балтач нуры» мәчетенә быел да махсус хәрби операциягә алынган егетләрнең әти-әниләре чакырылды, һәлак булганнар рухына багышлап дога кылынды. Кариле авылы мәчетендә «МДСУ-1» оешмасы җитәкчесе Рәшит Ильясов быел тагын ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтар ашына Норма җирлегендә яшәп гамәл кылучы волонтерларны да дәштеләр, мобилизациягә киткән егетләрнең якыннары хөрмәтләнде, СВОга өлеше кергәннәргә бүләкләр тапшырылды.

 

Башыннан ук мобилизациягә битараф булмаган эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Гөлсем ханым Миңнебаева гаиләсе, балалары һәм аларның гаиләләре белән янәдән Кариле мәчетендә ифтар ашы уздырды, бирегә ул махсус хәрби операция җиле кагылган гаиләләрне аерым дәште, һәлак булганнарның якыннарына бүләкләр тапшырды. Әлеге чарада кадерле шәхесебез Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде, район башлыгы Рамил Нотфуллин ураза аенда кылган изге гамәлләрнең районыбыз тормышында уңай чагылыш табуын бәяләде, шушындый изге эшләр башында торучы Мулланур Миңнебаевны гомер бәйрәме хөрмәтеннән бүләкләп узды.

 

Республика ифтарына да быел районыбыздан баручылар күп булды, мобилизация кысаларында чакырылучылар газизләренең ЭКСПО биләмәләрендә яшәп, махсус хәрби операциягә китүләрен искә алса, һәлак булганнарның якыннары, «безнең кадерле улларыбыз, ирләребез, әтиләребез утырган-яткан- торган җир бит бу", дип, 12000 кеше белән бергәлектә рухларына багышлап дога кылды. Район башлыгы һәм аның җәмәгате уздырган ифтарларда сәнгать мәктәбендә укучы балалар мөнәҗәтләр әйтте, гаять тә мәгънәле чыгышлар яңгырады.

 

«Раиф» мәчетендәге һәм башка мәчетләрдәге ифтарларга да һәрвакыттагыча бик күп кеше җыелды, вәгазь яңгырады, дога кылынды.
Рамазан ае дәвамында рәхимле бер эшмәкәребез ураза тотучыларга авыз ачу өчен бушлай ризыклар илтте, бу хакта алар белгертергә теләми, савабы калмый, диләр. 
Ханымнар-туташлар өчен дигән матур ифтарлар да узды. «Мәрьям» кафесе хуҗалары ифтарларны быел да гүзәл затлар өчен файдалы киңәшләр белән тулыландырып, моның өчен махсус спикерлар да чакырырып уздырды. Шул рәвешчә, тормыш авырлыкларыннан талчыгып киткән ханымнарны ял иттерде.

 


Күп бала тәрбияләүче гаиләнең дә үзләре ураза тотып та, ураза тотучыларга авыз ачтыруына шаһит булырга, бар тырышлыклары белән бизнеста уңыш казанган гаиләнең дә динне хөрмәт итеп, ифтар уздыруын, тәравихка йөрүен, Аллаһка рәхмәт укып, догалар кылуын күреп, байлыклары чиксез булып та, күңелләре нечкә булуына сокланырга туры килде.

 


Иманга тартылучылар, сөбханаллаһ, күп күзәтелә. Әмма кылган гамәлләр, сөйләшкән сүзләр артында бары тик ихласлык ятсын, мәкер-ялган, изге гамәлләреңә каршылыклы фикерләр, ачу-золым хакимлек итмәсен, ямьле айларда гына начар гадәтләрдән тыелып торуга әйләнеп калмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар