Рамазанда истәлекле көннәр
Рамазанның бу соңгы 10 көнлеге үтеп киткәч, Гает көне була.
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүл-лааһи үә бәракәәтүһ.
Безнең Рамазан аенда билгеләп үтелә торган көннәребез берсе — Фәтех Мәккә көне якынлаша. Бу айда тагын бер көнне көтеп алабыз, ул — Кадер кичәсе көне. Рамазан ае тәмам була Гайдел-фитыр белән. Бу нинди көннәр соң һәм аларның әһәмияте нәрсәдә?
Иң беренче — бөтен Ислам дөньясында билгеләнеп үтелә торган Фәтех Мәккә көне. Бу — Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең сәхабәләре белән Мәккә шәһәрен кяферләрдән азат иткән һәм табыну өчен хезмәт итә торган сыннар, рәсемнәр, Кәгъбәтулладан чыгарылып, ул фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кыла торган йортка әйләнгән көн.
Пәйгамбәребез Мөхәм-мәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Кадер кичәсе көнне Коръән иңә башлады, ул аны халыкларга җиткерергә кереште. Кадер кичәсендә Коръән Га- рештән Җәбраил фәрештәгә җибәрелеп, һәм аның аркылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә ирештерелде. Коръән иңә башлагач, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) халыкны хак юлга, Аллаһ юлына чакыра башлагач, аның борчу-мәшәкатьләре дә артты. Бөтен байлыгы бетте, халыкны дин юлына өндәп, үзе төрле кыерсытылуларга, кимсетелүләргә дучар булды. Унике ел кыерсытылганнан соң аны туган шәһәреннән китәргә дә мәҗбүр иттеләр. Әмма Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтте:
— «Үә куль җәәәә әл-хәкку үә зәһәкаль-бәәтыйл, иннәл-бәәтыйлә кәәнә зәһүүка» (17:81) — Ялганны без җиңелүче кылдык, хаклыкны без җиңүче кылдык, әлбәттә, бер көн килер, ялган җиңелер, хаклык җиңәр, — диде. Ул хаклык Рамазан аенда мөселманнарга килде, алар Мәккә шәһәрен тулысы белән үз кулларына алып, Кәгъбәтулланы чистартып, аны Аллаһ йорты иттеләр һәм Мәккә халкының күбесе шушы көнне иман китерде. Шушы көннән башлап Кәгъбәтуллада намаз укыла, шушы көннән Кәгъбәтуллада тавәф кылып, шушы тавәфнең туктаганы юк.
Рамазан аенда, Кадер кичәсендә Коръән иңә башлаган, әмма бу кичәне беркем дә белми: Рамазан аеның кайсы кичәсе ул. Беркем моннан хәбәрдар түгел. Шушы кичәнең фазыйләте бар. Коръәндә язылган: бу кичәдә кылган гыйбадәт мең ай кылган гыйбадәттән хәерлерәктер. Димәк, 83 ел кылган гыйбадәттән хәерлерәк. 1000 ай — ул 83 ел. Әмма бу кичәнең Рамазан аенда икәне билгеле.
Без — мөселманнар, шушы кичәнең фазыйләтен алыйк, дисәк, безгә Рамазан аеның һәр көнендә ураза тотып, намаз укып үткәрсәк, әлбәттә, шушы кичәнең фазыйләтенә ирешәчәкбез.
Тагын берсе: кем Рамазанда икенде, ахшам, тәравихны мәчеттә укыса, бу кешегә Кадер кичәсе көнне уяу торган савабы бирелер, дигән. Шуңа күрә, мөселманнар икенде, ахшамны, тәравихны мәчеттә җәмәгать белән укырга тырышалар. Кадер кичәсенең кайсы көн икәнен белмәсәк тә, Рамазан аенда ураза тотсак, намаз укысак, тәравихны, икенде, ахшамны мәчеттә укысак, 83 ел гыйбадәт кылганның савабын алырбыз, инша Аллаһ.
Кайбер сәхабәләр аркылы, хәдисләр аркылы килгән мәгълүматта әйтелә: Кадер кичәсе ул — Рамазан аеның соңгы ун көнлегендәге бер так кичәдер. Билгеләре: ул кичә аяз булыр, бик артык суык, йә эссе булмас. Ул көнне кар, яңгыр яумас. Җил исмәс, тын, нурлы булыр.
Кадер кичәсе шартлы рәвештә Рамазанның 27 се көнне билгеләп үтелә. Кадер кичәсендә укыла торган нәфел намазын төрлечә әйтәләр: бу — нәфел намаз, ирекле намаз. Уттан котылу дигән бу 10 көнлектә «Әстәгъфируллаааһ» бик күп әйтергә тиешбез. Чөнки бәндә гөнаһтан йә хатадан хали түгел. Һәркайсыбызның кылган гөнаһлары бар. Бәлки, Аллаһның шундый рәхмәтле мизгеле булып, безнең гөнаһларыбызны гафу итәр, тәүбәләребезне кабул кылыр.
Безгә Рамазанның соңгы 10 көнлегендә дә яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп иткән икән, без инде бу көннәрне кемгәдер ачу саклап, кемнәрнеңдер гайбәтен сатып, кемнәрнедер сөйләп, күңелсез итеп үткәрергә тиеш түгел. Ачуыбызны эчкә алып, дошманнарны гафу итеп, сабырлык күрсәтеп, түземлек күрсәтеп, бер-беребезгә бәхиллек биреп, әти-әниләребезне, балаларны сөендереп, шушы 10 көнлекне һәм гомеребезнең калган юлын матур итеп үткәрергә тиешбез.
Рамазанның бу соңгы 10 көнлеге үтеп киткәч, Гает көне була.
Гает көнебез иртәнге намаз уку белән башлана. Аннары Коръән укып, гает садакалары тапшыргач, гает садакаларына, фитыр садакаларына Коръән укып дога кылгач, гает вәгазе сөйләнеп, гает намазы укылыр.
Тән керен мунчада юа алабыз, ә җаннарыбызны Рамазан аенда чистартабыз. Рамазаннан соң — Гает. Сөенеч бу. Чөнки безнең гөнаһларыбыз ярлыкана торган көн. Догалар кабул була торган көн.
Гает гөселләре коенып, юынып, икенче көнне Аллаһны зурлар өчен, без шушында җыелырга тиеш. Бу — безнең Аллаһ Тәгалә каршында изге бурычыбыз. Иртәнге намаз — фарыз, гает намазы — вәҗиб. Без икесен дә үтәргә тиеш. Аллаһ Тәгалә хәерле сәламәтлек бирсен барчабызга да.
Рамазан ае беткәч, Шәүвәл ае башлана. Шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту гаять тә саваплы. Кемнәрдер авырып, уразаларын калдырган икән, аларга гает көненнән соң ук уразаларын тотып бетерү мәслихәт. Шәүвәл уразасына керсәк, бик күркәм эш була.
Шәүвәл уразасы тоткан кеше дөньядан җәннәтле булып үтәр, дигән сүзләр дә бар. Гает көнне садака бирү — сөннәт. Нәфел түгел. Гает көнне бер-беребезгә бүләкләр бирешсәк, без бер сөннәт эш эшләгән булабыз. Шул көннәргә исән-имин барып җитәргә насыйп булсын!
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев