Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанның соңгы 10 көне фазыйләтләре

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеның ахыргы 10 көненә гади ураза көннәре кебек кенә карамаган. Аның сәбәбе бик ачык, чөнки Аллаһ Тәгалә Коръәндә ант итеп әйтә: «Таң белән ант итәм һәм ант итәм ун кичә белән», ди.

Бу нинди ун кичә дигәндә, галимнәр фикерләделәр һәм «Бу Рамазан аеның соңгы ун көне»,  дип әйттеләр.

Шушы 10 көнгә якынлашкач, безгә, иман китерүчеләргә, нинди гамәлләр кылырга кирәк соң?

Без бу гамәлләрне Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышыннан күрә алабыз.

Гайшә (р.г.) әйтте: «Әгәр Рамазанның соңгы ун көне башланса, Пәйгамбәребез бил бавын нык-лап кысып куя иде, гаиләсен уятып, төннәрен гыйбадәттә үткәрә иде». Бу мисал  Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тырышлыгын күрсәтә һәм күрәбез, Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу көннәрне гади ураза көне шикелле генә үткәрмәгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһка итагать итүдә гади көннәрдә дә бик тырыш иде, әмма шушы көннәрдә Пәйгамбәребез (с.г.в.) аеруча нык тырышлык күрсәткән.

Нинди гыйбадәт кылып без Аллаһка якыная алабыз соң?

Иң беренчесе намаз. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем Рамазанның кичләрен намазда торгыза – аның гөнаһлары ярлыканыр һәм Кадер кичәсен намазда үткәргән кешенең дә гөнаһлары ярлыканыр», диде. Монда сүз фарыз намазлардан тыш, безнең тәравих һәм нәфел намазлары турында бара.

Икенче зур гыйбадәт – ул дога. Гайшә (р.г.) Пәйгамбәребез (с.г.в.)нән сорады: «Йә Рәсүл, әгәр дә мин Кадер кичәсен сизсәм нинди дога кылыйм соң?», дип. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Аллаһуммә иннәкә Гафуун тухибуул гәфзә фәгфу гәнни», ягъни «Йә Раббым, син гафу итүче, Гафу итүне яратасың, мине гафу ит».

Тагын бер зур гыйбадәт, ул – зикер кылу,  Аллаһны искә алу. Иң зур зикер – Коръән Кәримне уку. Коръән укый белмисең икән, «СөбханАллаһ, Әлхәмдүлилләһ, Аллаһу Әкбәр, ләә илләһә илләллаһ, әстәгфирулла, ләә хәвлә уәлә куввәтә иллә билләһи гәлийил газыйм», дип мөмкин кадәр күбрәк кабатлап йөрергә кирәк. Шулай итеп без Аллаһны искә алабыз, аны мактыйбыз, аңа ялварабыз.

Рамазан аенда һәркем фикерләргә, уйланырга тиеш. Бу дөньяга мин ни өчен килдем, Аллаһ мине ни өчен бар итте, яшәешнең мәгънәсе нәрсәдә соң? Менә бу сорауларга җавап табу өчен гыйлем алу, вәгазьләрдә катнашу бик тә кирәк. Шулай ук  үзенең гөнаһлары турында да фикерләү, алар өчен үкенү, яңадан кабатламам, дип һәм кабатламыйча мөмкин кадәр күбрәк тәүбә кылу сорала.

Шушы кичәләрдә күбрәк искә алган гамәлләрне кылырга тырышыйк, шушылар Кадер кичендә кылына торган гыйбадәтләр. Чөнки ун кичәнең берсе Кадер кичәсе булырга мөмкин. Бу турыда Пәйгамбәребез(с.г.в.)нең түбәндәге хәдисе бар: «Кадер кичәсен ахыргы 10 көндә, так саннарда, 27сендә эзләгез».

Безгә Кадер кичәсе ни өчен бик якын соң? Без – мөселманнар өчен һәрбер изге гамәл бик кыйммәтле, шуңа да без изгелекне һәрчак эшләргә тырышабыз. Ә инде эшләгән изге гамәлләребез арттырылса, нинди зур бәхет һәм шатлык бит! Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Кадер кичәсендә кылган гыйбадәт ул – бер мең ай кылган гыйбадәттән хәерлерәк!» Кеше гомере белән чагыштырганда бер мең ел 84 ел, 3 айга тиң.

Димәк, бу кичәдә кылган бер гыйбадәтебез 84 ел да 3 ай гыйбадәт кылган кебек языла. Бу – Аллаһның безгә биргән иң зур бүләкләренең берсе.

Рамазан аеның соңгы ун көндә, кичке (ястү) һәм иртәнге намазларны мәчеттә җәмәгать белән башкаруга тырышыйк, тәравих намазларын җиренә җиткереп үтик, моңа һәрбер мөселман кеше омтылырга тиеш. Бу турыда кайбер хәдисләрне искә төшерү урынлы булыр:

«Кем ястү намазын җәмәгать белән укый – ярты төн намаз укыган шикелле савап ала».

«Кем иртәнге намазны җәмәгать белән укый – төне буе намаз укыган кебек хәер әҗер ала».

«Кем имам белән бергә тәравих намазын имам намаз укып бетергәнчегә хәтлек бергәләшеп укый икән, ул төне буе намаз укыган кебек әҗер ала».

Бервакытны Пәйгамбә-ребез Минбәргә менгәндә беренче адымын атлагач, Җәбраил фәрештә килеп әйтә: Рамазан аен каршы алып, гөнаһлардан котылмаган кеше хәсрәттә булыр диде. Пәйгамбәребез аңа каршы: «Әмиин» диде. Димәк, Рамазан аенда күбрәк догада булыйк һәм үзләребезнең белеп-белми кылган барча гөнаһларыбыз өчен истигфар кылыйк!

Рамил хәзрәт Гыйльманов,

Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гыйбадәт