Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Республика мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Әлеге мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак.

Авыл җирлекләрендә Гает намазын, кояш чыгып ярты сәгать узгач, уку тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда «Хозур ТВ» телеканалында, шулай ук «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Гаетнең интернеттагы трансляциясен «Хозур ТВ» YouTuBe-каналында күзәтеп булачак, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев