Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көнен раслады

Бу көнне республика законы нигезендә ял итәчәкбез.

Быел Татарстанда Ураза бәйрәме — 10 апрельдә, ә Корбан бәйрәме — 16 июньдә билгеләп үтеләчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган. 

«Татарстан Республикасында 2024 елның 10 апрелен Ураза бәйрәме башлану көне итеп, 2024 елның 16 июнен Корбан бәйрәме көне итеп билгеләргә», — диелгән Указда. 10 апрель — чәршәмбе. Бу көнне республика законы нигезендә ял итәчәкбез. Корбан бәйрәме исә якшәмбегә туры килә. Димәк, өстәмә ял көне көтелми, чөнки Татарстан бәйрәмнәре ял көненә туры килсә күчерелми. 

Исегезгә төшерәбез: быел изге Рамазан ае 10 мартта, кояш баткач башлана. 11 март — Ураза аеның беренче көне. Ә 10 апрельдә Ураза бәйрәме башлана.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ураза Корбан бәйрәме