Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сабантуйлар гөрләп торсын

Яңа һиҗри ел башланыр алдыннан якты киләчәгебез, өммәтебезнең зур өмете булган мөселман балаларының Бөрбаш авылы җирлегендә 16 тапкыр зур сабан туе узды.

Елдагыча бәйрәмгә зур кунаклар килгән иде: район башлыгы Рамил Нотфуллин, республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллин, Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Республикасы Рәисе каршында эшләүче мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды директоры Нурия Хашимова. Аларның һәрберсе үз чыгышларында бу бәйрәмнең әһәмияте, милләтебезнең киләчәген үстерүдәге урынын һәм һәрбер катнашучы бала өчен мәртәбәле икәнен ассызыкладылар, киләчәк буынга, ихласлы, динле булып үсүләрен теләделәр.

Рәсми бүләкләр зур һәм күп булды, әмма алар арасында аеруча аерылып торганы — хезмәт кешесен олылауны ассызыклап, бүгенге тормышыбызның асылын булдыручы хезмәткәрләргә район башлыгы Рамил Нотфуллинның «Бөрбаш» җәмгыятенең сыер саву операторлары Зыятдин Шәйхетдиновка һәм Илсур Мөхетдиновка, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Айдар Кадыйровка Рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшыру булгандыр. Шулай ук бәйрәмнең түрендә илебезнең тынычлыгын саклаучы батыр егетләр үстереп биргән аналар хөрмәтләнде. Менә алар: Фәүзия Вильданова, Рәсимә Мәхмүтова, Зифа Хөснетдинова, Ольга Корбанова, Миләүшә Галәветдинова һәм Хәлимә Галиуллина.

Мөселман Сабантуен уздырырга ярдәм итүчеләр күп, балалар иркенләп, рәхәтләнеп күңел ачсыннар, уеннарда катнашсыннар, бүләк алсыннар, шатлансыннар, аралашсыннар, дип һәркем булдыра алганча үзенең өлешен кертә. Тапшырылган бүләкләр арасында иң истәлеклесе, мөгаен, көндәлек иртәнге намазын калдырмый, аны һәркөн мәчеткә килеп укучы Бөрбаш мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлаган Ансар Галимуллинга Кариле авылыннан Гөлсем Миңнебаева гаиләсеннән тапшырылган велосипед булгандыр. Бүләккә лаеклы егеткә Аллаһы Тәгаләдән иманлы тормыш, бүләк тапшыручыларга олы рәхмәте булсын!

Башкалар да бүләксез калмады, район башлыгы Рамил Нотфуллинга Бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Диния Нәзәрәте медале белән бүләкләнде, Сания Әхмәтхановага, Розалия Шәрифуллинага, Динә Бәзәгытдиновага, Айрат Гыйбадуллинга, Гәүһәрия Фатыховага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ә инде мәйданда уенарда катнашкан олысына-кечесенә, һәрберсенә бүләк бирелде. Уеннары да төрле, бүләкләр дә саллы иде. 30 төрле, элеккеге һәм заманча ярышлар үткәрелү һәркемдә кызыксыну уятты. Ә инде иң дәрәҗәлесе, әлбәттә, татарча көрәш булды. Республиканың татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһировның кайтуы, Бөрбаш авылы ветеран көрәшчесе Миңнегали Шакировка истәлекле бүләк тапшыруы һәм чараны тамаша кылуы үзе үк бәйгенең нинди әһәмиятле булуын раслый. 

75 яшь көрәшче төп бүләк — скутер өчен бил алышты. Арча, Яшел Үзән, Чувашстанның Шыгырдан авылыннан, Кукмара, Буа, Казан, Әлмәт шәһәрләреннән килгән көрәшчеләр — җиңүчеләр арасында. 70 килограмм үлчәү авырлыгында үзебезнең Рәнис Зариповның беренче батыр булып танылуы куанычлы булды. Биш авырлыкта батыр калучылар арасында төп бүләк иясе жирәбә салып ачыкланды һәм скутер 50 килограмм авырлыкта җиңүче булган, Яшел Үзәннән Илмир Гыйбадуллинга тапшырылды.

Барлык кунаклар һәм катнашучылар милли баш киеменнән — ир-атлар түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булды. Районыбызда ел да үткәрелә торган мөселман балалар Сабантуе күпмедер дәрәҗәдә мәчетләребездә яшь буын белән алып барыла торган дәвамлы һәм максатчан эшнең нәтиҗәсенә йомгак ясау иде. Әлхәмдулиллаһ, иманлы буын үсеп килә, заяга яшәмибез, диештеләр сабантуйга килгән авыл имамнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе узды