Сәдака биреп, мал кимеми
Фидия һәм фитр сәдакалары турында...
Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!
Мөселман кешесенең ел буе көтеп, сагынып алган, безгә рәхмәт йөзеннән җибәрелгән Рамазан ае үтеп бара. Бу айда без изге гамәлләребезне арттырып үтәргә, күбрәк әҗер-саваплар эшләргә тырыштык, юмартлыгыбызны арттырдык. Безнең динебез юмарт кешеләрне мактый, сараннарны сөйми, чөнки бу Аллаһ Тәгалә тарафыннан безгә җиткерелгән зур дәресе. Аның тарафыннан әйтелгән, «малларын Аллаһ юлында сарыф итмәгәнгә, саран кешеләрнең маллары кыямәт көнендә муеннарына богау булыр», дигән сүзләр безнең барыбызны да уйландырырга тиеш. Безгә тапшырылган хәдистә әйтелгәнчә, «Аллаһның газабыннан (Җәһәннәм утыннан) ярты хөрмә биреп булса да сакланыгыз, әгәр анысы да булмаса, хәерле сүз белән булса да, сәдака бирегез», диелгән. Арабызда төрле кеше бар, кем ярлы, кем бай. Ярлы кеше тарафыннан даими рәвештә сәдака итеп бирелгән ун сумы, бай кешенең биргән 10 мең сум акчасына караганда да хәерлерәк булырга мөмкин. Чөнки, хәдистә әйтелгәнчә, «Аллаһ каршында иң хәерле, яхшы гамәл – аз булса да, дәвамлы булган гамәл». Сәдаканың тагын бер фазыйләте – ул туганлык җепләрен ныгытуга сәбәпче була ала. Әгәр дә син сәдаканы мохтаҗга бирсәң, бик яхшы, сиңа зур әҗер-савап языла. Ә инде сәдаканы мохтаҗ туганыңа бирәсең икән, сиңа икеләтә әҗер-савап. Чөнки сиңа сәдака әҗере һәм дә туганлык җепләрен ныгыту әҗере дә язылачак. Бу турыда безгә тапшырылган хәдисләрдә күптапкырлар әйтелә. Ә хәзер, Рамазан аенда бирә торган аерым төр сәдакаларга тукталыйк.
Фидия сәдакасы турында
Әлеге сәдаканы бирүнең дөреслеген «әл-Бәкара» сүрәсенең 184нче аяте раслый: «Санаулы көннәрдә (ураза сезгә фарыз кылынды). Ләкин арагыздан кем дә кем (ураза аңа зарар китерерлек дәрәҗәдә) авыру яки сәфәрдә булса, (уразаны калдыра ала, ләкин тота алмаган көннәре урынына сәламәтләнгәч яки сәфәре тәмамлангач,) башка санаулы көннәр (тотарга тиеш). Аңа (фидиягә) көчләре җиткәннәргә исә бер фәкыйрьне (көненә ике мәртәбә ашатып) туендырырлык фидия (йөкләнә)».
Дин галимнәре, әлеге аятькә тая-нып, фидияне даими авыру һәм медицина күрсәтмәләре буенча гомер буе ураза тоту тыелган кеше түли дип карар чыгарган, шулай ук сәламәтлеге начар булу сәбәпле, өлкән яшьтәге кеше дә бу сәдаканы түли. Моннан тыш, фидияне ураза буенча бурычлы булып калган, вафат булган кеше өчен дә түләргә мөмкин.
Шунысын истән чыгармаска кирәк, әгәр дә кемдер Рамазан аенда нигезле сәбәпләр аркасында ураза тотмый икән, бу очракта тотылмый калган уразаны башка вакытта тотып бетерү зарур. Нигезле сәбәпләргә вакытлыча яки даими рәвештә авыру, баланы имезү (әни кеше сөте тоткарлану яки бөтенләй юкка чыгудан курыкса) яки кеше көчле авыруы аркасында уразадан туктатырга мәҗбүр булу керә.
Фидия сәдакасы мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтү булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый.
2023 елда Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы фидия сәдакасының күләмен 350 сум дип билгеләде. Гомер буе ураза тота алмаган кешеләргә фидияне мохтаҗларга түләргә яки аларны ашатырга кирәк. Уразасы тотылмыйча вафат булган кеше исеменнән фидияне аның варислары түли.
Сәдакаләрне түләү һәм аларны максатчан мохтаҗларга тапшыру буенча ниндидер сораулар барлыкка килсә, урыннардагы имамнарга яисә Балтач мөхтәсибәтенең хәйрия эше буенча җаваплы вәкиле Илгиз хәзрәт Әхмәдуллинга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фитр сәдакасы турында
Рамазан аенда Аллаһка тагын да якынайта торган, сөекле гамәл булган фитра сәдакасы турында әйтеп китик. Фитра сәдакасы ураза тоткан һәрбер мөселманга фарыз гамәл. Бу гамәл без ураза тотканда җибәрелгән кимчелек-хаталарны кичерү, килеп җитмәгән якларны камилләштерү, тулыландыру һәм шуның аша Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирүче. Фитра сәдакасы аша гает, бәйрәм көннәрендә фәкыйрьләр, үзләрен мескен хәлдә булуларыннан читенсенмәсеннәр, өстәлләрендә сый-нигъмәт булып, күңел ачсыннар, шөкер кылсыннар, дип тәгаенләнгән. Тоткан уразабызны чистарту аша күңелләребезне пакьлау өчен дә бик кирәкле гамәл бу.
Фитр сәдакасын түләү уразаның кабул булуы өчен мөһим. Ибн Габбас (р.г.) Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) шушы хәдисен китерә:
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) фитр сәдакасын түләүне мәҗбүри итеп куйган, бу ураза тотучыны үзе әйткән артык яки дорфа сүзләрдән чистарту өчен кирәк дип, шулай ук ул мохтаҗлар өчен ризык – ярдәм чарасы буларак карала. Әгәр кеше бу вазифаны бәйрәм намазына кадәр үтәсә, бу – аннан кабул ителгән зәкят (мәҗбүри түләнергә тиешле, Аллаһның ихтыяры белән кабул ителә торган сәдаканың бер төре). Әгәр фитр сәдакасы бәйрәм намазыннан соң бирелсә, ул бары тик сәдакадан гына китәр».
Безнең галимнәребез бу һәм башка хәдисләргә таянып, балигъ булган, эшкә сәләтле һәм нисабы булган мөселман фитр сәдакасын түләргә тиеш, дип карар кабул иттеләр. Элек бу сәдака ашлык, хөрмә һәм башка төрле ризыклар белән бирелгән. Бүгенге көндә аның минималь күләме, арпа белән исәпләп чыгарганнан соң, 150 сум тәшкил итә. Нисаб ул – кешенең, әҗәтләрдән, үзе һәм аның тәрбиясендәге башка кешеләрнең кичектергесез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәк булган чыгымнардан тыш, файдаланмаган артык калган акчасы.
Ә зәкәт түләрлек нисабы булган кешеләр өчен Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы фитр сәдакасын йөзем буенча 800 сум итеп түләргә тәкъдим итә.
Фитр сәдакасы да, фидия кебек үк, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә максатчан ярдәм булып тора. Шуңа күрә бу төр сәдаканы башка кешеләргә бирергә һәм ниндидер бүтән максатларга тотарга ярамый.
Рамил Гыйльманов,
«Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев