Сәдака итеп нәрсә өләшергә?
Сәдаканың иң хәерлесе — кешегә файда китерә торганы.
Элек сәдака итеп акча өләшә идек. Хәзер ниләр генә уйлап тапмыйлар: сөлге, китап, савыт-саба, сабын һәм башкалар. Сәдака итеп нәрсә өләшсәң яхшы?
Имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт САФИН җавап бирә:
— Гадәттә, дини мәҗлесләрдә сәдака итеп акча, ризык, тукыма әйберләр тараталар. Әйтик, дисбе, лимон, кулъяулык, намазга өйрәтә торган китап һәм башкалар. Боларның барысын да хәер-сәдака яки бүләк нияте белән тарату рөхсәт ителә һәм тараткан кешегә аның өчен әҗер-савап була. Кайсы хәерлерәк, дигәнгә төгәл җавап биреп булмый. Сәдаканың иң хәерлесе — кешегә файда китерә торганы. Иң мөһиме — сәдака итеп бирелгән нәрсәне көндәлек тормышта куллану. Ул исламда мөселманнар өчен рөхсәт ителгән, хәләл булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев