Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Салавыч балалары дини лагерьда ял иткән (фото)

Әй бәһале, әй кадерле, Әй гөнаһсыз яшь бала! Рәхмәте бик зур аның Һәрчак таян син Аллага. Г. Тукай

Балаларга динебезгә мәхәббәт, Аллаһ с. в Тәгаләне таныту, җәйге ялларын файдалы һәм күңелле итеп оештыру максатыннаң, Салавыч авыл мәчете каршында инде берничә ел рәттән мөселман балалар лагере эшләп килә. Кыш көннәрендә дини белем алырга мәчеткә йөргән балалар җәйге каникул чорында лагерьга чакырылалар.

Балалар шәфкатьле, миһербанлы булсын өчен кечкенәдән ук матур тәрбия чарасы. Тирә-юньдәгеләргә, әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләү, туган җиреңне, телеңне, милләтеңне яратырга Аллаһ кушканча яшәргә өйрәтү- лагерь хезмәткәрләренең төп бурычы.

Быел 40 бала лагеребызда 11 көн дәвамында рәхәтләнеп ял итте, Коръән сүрәләре, намаз укырга өйрәнде. Пәйгамбәрләребез тарихы, Ислам дине нигезләре белән таныштылар. Табигатебезгә экскурсияләр, спорт уеннары, сабан-туй оештырылды.

Коръән бәйгесенә балаларыбыз аеруча ныклап әзерләнделәр. Намаз догалары, сүрәләр ятладылар, викторина сорауларына җаваплар өйрәнделәр. Лагерьның соңгы көнендә үткәрелгән бу чарадан балалар бик күп бүләкләр алып киттеләр. Ә бүләк, күчтәнәчләр авылыбызның эшлекле егетләре тарафыннан җыйналган хәйрия акчасы хисабына алынды. Авыл кешеләре дә балаларга күчтәнәчләр китерделәр, продукция алу өчен акчалата ярдәм итеп, искиткеч саваплы изге гамәл башкардылар.

Авылыбыз халкы элек-электән бик тырыш, диңле, ярдәмчел халык. Без балаларны шушындый изге күңелле авылдашларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә, алар белән горурланып, алардан үрнәк алып, кеченәдән иманлы булып үсәргә юнәлеш бирүне максат итеп лагерь эшен башлап җибәргән идек Аллаһка шөкер.

Балаларыбыз, әти-әниләр лагерьда эшләүче һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Балалар бик канәгать булып, мәчетебезгә белем алырга килергә теләк белдереп таралыштылар. Изге гамәлләребездән Аллаһ риза булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев