Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәүвәл ае уразасы

«Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота.

«Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота. Шушы уразаның фазыйләте турында искәртеп, Аллаһның расүле — Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: «Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда 6 көн өстәсә — ел буе ураза тоткан кебек булыр».

Икенче бер хәдистә төгәлрәк мәгълүмат бирелә: “Аллаһ Тәгалә һәр яхшы гамәл өчен 10 яхшы гамәлнең савабын яза. Шуңа күрә бер айлык ураза ун айга тиң, 6 көнлек ураза исә – ике айга тиң, һәм болар барысы бер еллык ураза кебек була”.

6 көнлек нәфел уразасын Шәүвәл аеның беренче, ягъни гает көненнән кала һәр көнендә дә тотарга мөмкин (шәригать буенча гает көннәрендә ураза тоту тыела). Шәүвәл ае уразасын гадәттә 6 көн рәттән тоталар, шулай да рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, әйтик, көн аралаш яисә берәр - икешәр көн тоту да рөхсәт ителә (иң мөһиме – Шәүвәл уразасы 6 көнгә тулырга тиеш булуын, шулай ук аерым Җомга һәм аерым шимбә көннәрендә тотарга ярамаганын онытмау сорала).

Кияүдәге хатын-кыз нәфел уразасын (шул исәптән Шәүвәл аеныкын да) ире каршы булмаган очракта гына тота ала.

Шәүвәл ае уразасын ниятләүдә “нәфилә” һәм “Шәһри шәүвәл” сүзләре өстәлә, авыз ачу догасы исә Рамазан аендагы кебек була.

Шәүвәл аендагы гыйбадәтебез кабул ителеп, Аллаһ Раббыбыз вәгъдә иткән әҗерләргә ирешергә насыйп булсын!” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
 

Автор:Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин