Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

– Гаиләбезгә авыр кайгы килде, төнлә хастаханәдә якын кешебез өзелде. Иртән,  авыл имамы кереп, ник капкагызны ачмадыгыз, дип шелтә белдереп чыгып китте. Кеше вафат булгач, капканың ачык-ачык булмавы дингә турыдан-туры катнашы бармы?

– Безнең халыкта элек-кедән, йортта мәет булганда капка ачып кую гадәте бар һәм ул бу йортка кайгы килгәнен башкаларга хәбәр бирү максатыннан эшләнә торган гамәлдер. Капка ачык булудан вафат кешегә, яисә башкаларга бернинди дә савап та, гөнаһ та юк, бу бары кайгы килүнең башкаларга җиткерү өчен эшләнәдер. Йортта яшәүчеләр авыр кайгы килгәнен кеше саен кереп, яисә социаль челтәрләр аша әйтмиләр, бу очракта, капка ачык булганда, һәркем бу йортка кайгы килгәнен яхшы аңлый, хәл белергә ашыга.

– Күчкән өйгә нигез корбаны чалдырырга ниятлибез. Тәртибен аңлатсагыз иде. Югыйсә, корбанның дүрт аягын нигезнең дүрт почмагына күмеп куярга кирәк, диләр. Бу дөресме?

– Мәҗүсилектә, элекеге заманнарда нигез корбаны дигән гадәт булган. Ул вакытларда халык йорт хуҗаларына, урман ияләренә табынган, без аларны җеннәр, дип атыйбыз. Әлбәттә, алар бар, алар безнең тирәбездә яшиләр, без аларны бары күрмибез. Әгәр Коръән укыйбыз, намазларыбызны башкарабыз, дога кылабыз икән, бозык җеннәр безгә, яшәгән нигезгә зыян салмыйлар. Ә динебездә бар шөкер корбаны. Мәсәлән, корбан гаетендә корбан чалу ваҗиб булып тора. Әгәр дә шушы гаиләдә ел саен корбан чалына икән, бу ел дәвамында нигезгә, гаиләгә килгән бәрәкәткә, Аллаһка шөкер кылуны күрсәтә. Бар тагын башка корбан чалулар, мәсәлән, кемдер нәзер итеп әйтә, кемдер сөенечле вакыйга сәбәпле корбан чалырга ниятли. Йорт салып чыгу, йорт сатып алу, дөрестән дә зур, шатлыклы вакыйга һәм шөкер йөзеннән корбан чалып, корбан ашы үткәрелә икән, ул шаригатькә туры килә һәм күркәм гамәлдер. Ә инде корбанның дүрт аягын ниндидер дүрт почмакка күмү дигән эшне башкара икән, кеше зур гөнаһлы була. Чөнки бу очракта кеше мәҗүсилектән калган нигез корбанының гамәлен башкарган була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев