Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Өйдә җәмәгатем белән намаз укыганда мәчеттә кычкырып укыла торган намазларны эчтән генә, тавышсыз укырга ярыймы? Үзең ялгыз укыганда бу намазлар (иртәнге, ахшам һәм ястү) кычкырып укыламы, тавышсыз да укырга ярыймы?

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

— Әгәр дә бер кешегә икенче кеше оеп намаз укыса, өйдәме, мәчеттәме, бу җәмәгать намазы дип санала. Ул оеган кеше ир-атмы, хатын-кызмы, аерма юк. Димәк, бу очракта, мәчеттә тавыш белән укыла торган намазлар (иртәнге, ахшам һәм ястү) кычкырып укылырга тиеш. Ә инде ялгыз гына намаз укыган очракта, мәчеттә тавыш белән укыла торган намазлар кычкырып яисә эчтән, тавышсыз гына да укылырга мөмкин. Чөнки мәчеттә тавыш белән укыла торган намазларны (иртәнге, ахшам һәм ястү) кычкырып уку имамга вәҗиб булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дини сораулар