Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Һич тә ришвәт итеп түгел, мөгаллимемнең ихласлык белән, тырышып гыйлем бирүенә карата рәхмәтемне белдереп, бүләк бирәсем килә. Мөселман кешесенә бу гамәл ярыймы?

— Эшнең нәтиҗәсенә йогынтысы булмаган хәлдә соңыннан, шөкер йөзеннән кеше бүләк бирә икән, бу очракта бүләк бирүдән гөнаһ булмас. Пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткән, кеше сиңа яхшылык кылса, ул кешене риза ит, берәр күчтәнәч белән яки ул канәгать булырлык итеп, аңа дога кыл, дигән.

Фарыз намазына басканда, кайбер вакытта олылар арасына кечкенә балалар кереп баса. Бер кардәш әйтә, бу баладан соң басканнарның намазы кабул булмый, дип. Бу нинди хөкемдә?

— Җәмәгать намазында беренче рәттә ир-атлар, аннан соң яшьләр, аннан соң балалар баса. Арада сабый баланың басуы аннан соң баскан кешенең намазы кабул булу-булмавына тәэсир итми. 

Мәчет картына садака биргән идем, алмады. «Мин садакага мохтаҗ түгел» — диде. Ул дөрес эшләдеме?

erid: 2Vtzqv1AZW9

— Фарыз яисә вәҗиб садакаларны бары мохтаҗ кешеләр генә алырга хаклы. Әгәр дә мохтаҗ булмаган кеше ала икән, ул гөнаһлы була. Нәфел садакасы бирелә икән, әгәр кеше үзе мохтаҗ булмаса, бирүче кешегә рәхмәтен әйтеп, догасын кылып, бирелгән садаканы тиешле урынга тапшыра.

Витер-вәҗиб намазының өченче рәкәгатендә «Кунут» догасы укыла. Кайбер вакытта, хәтер чуалып китеп, бу дога онытылып китә. Аның урынына ниндидер дога укырга ярыймы?

— Дөрестән дә, витер-вәҗиб намазының өченче рәкәгатендә уку вәҗиб гамәл булып тора. «Кунут» догасы укылмыйча, сәҗдәгә кителә икән, бу очракта ахырдан сәһү сәҗдәсен кылырга кирәк. Хәтер чуалып, «Кунут» догасы онытылып китә икән, «Раббәнә ...» догасын укырга рөхсәт ителә, намазга кимчелек килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ихласлык

erid: 2Vtzqv1AZW9