Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сездән – сорау, бездән – җавап. Дини белешмә

“Корбанга чалына торган хайванның ник бер аягын бәйләми калдыралар? Дүрт аягын да бәйләргә ярыймы? Корбан итенең сөякләрен этләргә, мәчеләргә ашатырга ярыймы? Хатын-кызга корбан чалган җирдә торырга ярыймы?”

Әлеге сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
– Корбан чалганда малның бер аягы бәйләнмәүнең сәбәбе: аягы белән тибенеп, хәрәкәтләнеп, тәнендәге каны тизрәк чыгып бетсен өчен. Корбан итенең сөяген, итен, калдыкларын эткә, мәчегә бирергә ярый, әмма шунысы да бар: корбаннан калган калдыклар теләсә кайда аунап йөрергә тиеш түгел. Иң киңәш ителгәне: әлеге калдыкларны күмеп куярга кирәк. Корбанны кешенең үзе чалуы хәерле, башка кешегә эшләтергә дә мөмкин. Хатын-кызга корбан чалган урында торырга рөхсәт ителә.

*       *       *

Корбанга чалынган терлекнең тиресен, калдыкларын урнаштыру бик тә проблемалы, кая куярга, кайда күмәргә дә белмисең. Аларны район күләмендә берәр ничек хәл итеп булмыймы?

Әлеге сорауга Рамил Бикбаев болай дип җавап бирде:
– Шушы көннәрдә генә район ветеринария инспекциясе җитәкчелеге белән бу хакта сөйләшү булды. Алар 31 июль көнне хайван калдыкларын утильләштерү урыннары (халык телендә үләт базлары) ачык булачак, райондашларыбыз әлеге калдыкларны, полиэтиленга төрми генә, шунда илтеп салырга, дип тәкъдим итте. Динебездә бу эш тыелмый, теләсә-кайда аунап ятканчы, бер урынга туплануы, киресенчә, хуплана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: корбан