Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәригатькә каршы килгән васыять үтәлми - Җәлил Фазлыев "Ак калфак"лылар белән очрашуда

Баш казый васыять калдыру турында Сабада "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы утырышында вәгазь укыды.

(Саба, 20 июль, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Васыять шәригать кануннарына туры килергә тиеш. Бу хакта кичә, 20 июльдә Саба Җәмигъ мәчетендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләп үтте. Ул биредә "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзаларына васыять, мирас калдыру мәсьәләләренең нечкәлекләре турында вәгазь сөйләде.
Искәртеп үтик, "Ак калфак" оешмасында торучылар: Россиянең - 33 төбәге, Татарстанның - 35 районы, 5 чит илдән килгән 150 гә якын вәкил Сабада төп нигез, васыять калдыру, әманәт йолалары ничек үтәлүе белән танышты. Җәлил хәзрәт, үз нәселләрендә дә төп нигез төшенчәсе үтәлүенә ишарәләп, улы һәм килене белән бер йортта яшәүләрен әйтте. Делегатларны сәламләп, ул: "Хатын-кызга ияргән дин өй эченә керми калмас", - диде.
Җәлил хәзрәт башта кереш сүзендә ислам динен террорчылык белән күзаллануын, моның ялгыш фикер булуын, кушканнарын эшләп, тыелганыннан тыелып торсаң, җәннәткә керү юлы бик җиңел булуын билгеләп узды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, васыять темасына тукталып, васыятьнең шәригать кануннарына туры килергә тиешлеген, шәригатькә каршы килгән васыятьнең үтәлергә тиеш түгеллеген ассызыклады. "Мәсәлән, ерак сәфәргә чыгасың, я авыруың көчәеп китүдә шикләнәсең, ди, кемнедер рәнҗеткәнең булса, гафу үтенәсең бар, кемнәндер әйбер алып торгансың, аны кайтарып бирергә кирәк. Моның өчен "шул кешегә шулкадәр бурычым бар, ул бурычымны калган малымнан түләгез", дип язып калдырырга, рәнҗеткән кешеңнең бәхиллеген алырга кирәк", - дип белдерде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Мирас калдыруга килгәндә, Баш казый әйтүенчә, кеше үзенең малының өчтән беренә генә васыять язып калдыра ала, калганы 25 кеше арасында бүленеп бетәргә тиеш. "Кеше үлгәннән соң, ир туганнары ягыннан - 15 төрле, хатын-кыз ягыннан 10 төрле варис кала. Аллаһы Тәгалә аларның өлешләрен билгеләгән. Мәсәлән, балалары булса, хатын-кызга малның - сигездән бере, балалары булмаса, дүрттән бере каралган. Балалары булмаса, иргә малның яртысы тиеш. Мисал өчен, ике кызы бар икән, ике кызга өчтән ике өлеше, бер генә кызы кала икән, аңа яртысы, шуннан артыгын бирергә ярамый. Калган мал 25 варис арасында бүленә. Малны тулысынча бүлү турында васыять язылган булса да, ул шәригать, Аллаһы Тәгалә билгеләгән нормаларга туры килергә тиеш. Бүген мирас теләсә нинди кешегә әйтеп калдырылырга мөмкин. Нотариуста расланган васыять булса, "мал ир балага кала" диелсә, Хөкүмәт бөтенесен бирдертә, теге малай өлешеннән күбрәк алгач, хәрам ризык ашый булып чыга, Шәригатьтә ул әйбер кысадан чыгып китәргә тиеш түгел", - дип аңлатты Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Баш казый әйтүенчә, васыятьтә хатынга сигездән бер өлеше бирү турында язып калдырылган булса да , башка варислар каршы булса, үзгәртелергә тиеш. Ул "киендереп күмегез" кебек васыятьләрнең дә шәригатькә каршы килүен һәм аны үтәмәү хокукы булуын билгеләп узды.
Җәлил хәзрәт якыннарының вафатыннан соң туганнар арасында мал бүлешүдә талаш-ызгыл чыкмасын өчен, васыять калдыруның әһәмиятен әйтеп үтте.
Очрашуда катнашучылар балага мәгънәле исем кушу мөһимлеге турында да фикер алышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250