Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәймиев митрополит Феофан турында: Сүзе белән барыбызга да тәэсир итә ала иде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе митрополит бердәмлек, игелек һәм иминлек хакына намуслы хезмәт итү үрнәге булып истә калачак дип саный.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашты. Ул владыканың бөтен гомерен дингә хезмәт итүгә багышлавын, дөньяның күп кенә илләрендә эшләвен искә алды. Владыка сүзе һәм иманының көче белән төрле конфессия вәкилләре арасында хөрмәт казанды, дип искәртте Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

«Ул нинди конфессиядән булуга карамастан, безнең һәркайсыбызга сүзе һәм иманы белән йогынты ясый алды. Республикабыз мөфтие һәм дини конфессияләрнең башка вәкилләре аның тирәсендә берләште, үзара аңлашуга иреште», — диде Минтимер Шәймиев.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе фикеренчә, митрополит Феофан Татарстанда яшәүчеләр хәтерендә бердәмлек, игелек һәм иминлек хакына намуслы хезмәт итү үрнәге булып калачак. Ул үзен чиркәү хезмәтчесе генә түгел, сәләтле дипломат буларак та күрсәтте, диде Минтимер Шәймиев.

«Бүген без владыка Феофан белән хушлашабыз. Ул үзенең бөтен гомерен багышлаган эшкә хезмәт итү үрнәге булды. Ул Иерусалимда, Көньяк Америка илләрендә, Камчаткада, көньяк республикаларда, Россиядә һәм Уралда эшләде. Татулыкка ирешү таләп ителгән барлык нокталарда да аны күрергә була иде», — дип искә алды Шәймиев.

Владыка 20 ноябрьдә 73 яшендә вафат булды. Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл карары белән митрополит Феофан Казан Богородица монастыре территориясендә җирләнәчәк.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метрополит Феофан