Син кемне күбрәк яратасың
Безнең иманыбыз нык һәм камил булмас, әгәр дә йөрәктә Пәйгамбәребездән караганда башка берәүгә мәхәббәт күбрәк булса.
«(И, кешеләр!) Сезгә үз арагыздан бер Расүл килде. Сезнең газаплануыгыз аңа авырга килә, ул сезнең (иман итүегез һәм бөтен эшләрегезнең җайга салынуы) өчен тырыша һәм мөэминнәргә карата бик мәрхәмәтле, рәхимле. Әгәр алар (сиңа иман итүдән) йөз чөерсәләр, син әйт: „Миңа Аллаһ җитә! Аннан башка илаһ юк. Мин Аңа гына тәвәккәл иттем. Ул — бөек Гарешнең Раббысы“, — дип». (әт-Тәүбә сүрәсе: 128-129).
Аллаһтан (бирелгән кызгану һәм) шәфкать белән син аларга йомшак булдың. Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде... " (Әл-Гыймран: 159)
Әлеге аятьләрдә Аллаһ Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) үзенең сәхабәләренә һәм үзенең өмәенә йомшак булуы, аларны яратуы һәм алар өчен борчылганы хакында безгә хәбәр итә. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзенең һәр сәхабәсенә елмаеп, шул кадәр җылы итеп карый иде, хәтта аның һәрбер сәхабәсе Аллаһның рәсүле мине генә күбрәк ярата икән дип уйлый иде. Гамру ибну әл-Гас исемле сәхабәгә дә шундый уй килде һәм Пәйгамбәр янына барып сорау бирде:
— Әй Аллаһның рәсүле! Син кемне күбрәк яратасың?
— Хатыным Гаишәне.
— Юк, ирләрдән.
— Аның атасын Әбү Бәкерне.
— Ә аннан соң кемне?
— Гомәрне.
— Ә аннан соң кемне?
—Госманны һәм Галине.
Аның исеме чыкмагач ул инде читенсенеп сорау бирүләрне туктатты. Пәйгамбәребез әлбәттә әлеге искә алган сәхабәләрен башкалардан өстенрәк күрде, чөнки алар беренчеләрдән булып исламны кабул иттеләр һәм дин өчен бик зур хезмәт куйдылар.
Әгәр дә Пәйгамбәребез (с. г. в.) сәхабәләреннән әҗәткә нидер алса, кайтарганда өстәп кайтара иде. Мәсәлән, Җәбир исемле сәхабә: «Пәйгамбәребезнең миңа әҗәте бар иде һәм ул әҗәтен кайтарганда өстәп кайтарды», — дип сөйли. (Бохари, Мөслим).
Әгәр дә берәр кеше аның белән әдәпсез булса, ул аңа ачуланмый иде, әмма әгәр дә берәү Аллаһ харам кылган берәр явызлык кылса нык ачулана торган булды. Аның бу хатасын вәгазендә сөйләсә дә, исемләп әйтми иде. Бер вакытны пәйгамбәребез җыелган зәкәтне таратканда, бер чүл гарәбе Пәйгамбәребезнең артыннан килеп аның якасыннан каты итеп тартты һәм әйте: «Әй Мөхәммәт! Әйт аларга, Аллаһның әлеге җыелган малыннан миңа да өлеш чыгарсыннар», — диде. Шуннан Пәйгамбәр аңа таба елмаеп борылды һәм аңа да өлеш чыгарырга әмер итте.
Мондый хәдисләрне күп китерергә була. Мөхәммәт пәйгамбәр булганчы ук ул Мәккә халкы арасында үзенең күркәм холкы белән аерылып тора иде. Шуңа күрә халык аны яратты һәм хөрмәт итте. Ул караңгы төндә тулы ай кебек булды. Ул үзе дә: «Раббым мине Үзе тәрбияләде», — дип әйтә торган булды. Әмма пәйгамбәр булгач, аның күркәм холкы бөек холыкка әйләнде. Аллаһ Коръәндә: «Һәм син, һичшиксез, бөек әхлак иясе», — дип аны мактый. Аның дошманнары да аның белән очрашкач, үз кабиләләренә кайтып: «Мин иң хәерле кеше яныннан килдем», — дип сөйлиләр иде. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) иң зур могҗизасы Коръән булды. Коръәннән кала да аның күрсәткән йөзләгән могҗизалары бар иде. Һәм аның бөек холыклы булуы, шушы могҗизаларының берсе булды. Ул үзе хакында да: «Мин Адәм балаларының сәйиде», — диде. Сәйид (безнеңчә сәет) — ул башкалардан күркәм холкы, күркәм сыйфатлары, юмартлыгы белән аерылып торучы, шул сәбәпле зур хөрмәткә ия булган һәм җитәкче итеп куелган кеше. Бер генә кеше дә, хәтта бер генә пәйгамбәр дә андый холыкка ия булмады.
Шуңа да карамастан, Мәккә халкы аның чакыруын кабул итмәде. Аны төрлечә кимсеттеләр, әшәке сүзләр әйттеләр, намаз укыганда өстенә дөя эчәгеләрен салып аны түбәнсеттеләр һәм аңа башка төрле каршылыклар һәм әшәкелекләр кылдылар. Ахыр чиктә аны бөтенләй үтерергә карар кылдылар. Пәйгамбәребез унөч ел алардан җафа чикте. Иман китерүчеләргә дә бик авыр булды. Унөч елдан соң Аллаһ мөселманнарга Мәдинә шәһәренә күчәргә әмер итте. Пәйгамбәребез анда ун ел яшәде. Мәдинәдә мөселманнар көчәйделәр һәм көч туплап Мәккәне алдылар. Мәккәне алгач барлык халык та Пәйгамбәребезгә (с. г. в.) әсирлеккә төште. Шунда ул Мәккә халыкны җыеп аларга әйтте: «Әй Кураиш халкы! Мин сезне хәзер нишләтим, ни әйтерсез?», — диде. Ә халык барысы да Пәйгамбәрнең күркәм холкын белеп: «Без синнән яхшылык, хәерне генә көтәбез, син бит безнең хөрмәтле кардәшебез һәм хөрмәтле кардәшебезнең улы», — дип җавап бирделәр. Шунда Пәйгамбәребез: «Мин сезгә Йосыф үзенең абыйларына әйткән сүзне әйтәм: «Бүген сезгә шелтә юк, сез барыгыз да ирекле», — диде. Пәйгамбәребез аларны барысын да гафу итте. Бары тик бөек холыклы кеше генә моны эшли ала. Пәйгамбәребез хакында боларны белгәч, аның тормыш юлын өйрәнгәч ничек аны яратмаска һәм ничек башкаларны өстен күреп аңа иярмәскә була. Аның тормышы аның пәйгамбәр икәненә үзе бер дәлил. Ул дөньяга да Аллаһның рәхмәтен алып килү өчен килде. «Без сине барлык галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрдек», — дип әйтә Аллаһ аның хакында.
Пәйгамбәребезнең уллары булмады, ул үзенең сәхабаларын улларын яраткан кебек яратты. Ә сәхабәләре аны ата-аналарыннан, балаларыннан да өстенрәк күрделәр. Аның өчен үзләренең гомерләрен фида итәргә әзер булдылар. Сугышларның берсендә Хубәйб ибну Гади исемле сәхаби әсирлеккә төшә. Аны үтерергә дип баганага бәйләп куйгач, аңа сорау бирәләр: «Син гайләң белән үз өеңдә булып, ә Мөхәммәт синең урыныңда булуын теләр идеңме?». Ул: «Мин үз гаиләм белән булганда, ә Мөхәммәт хәзерге урынында булганда, аның аягына чәнечке кадалуын да теләмәс идем», — дип җавап кайтара.
Яки икенче, Гаишә (р. г.) сөйләгән хәдистә, Пәйгамбәребез янына бер ир килеп әйтте: «Әй Аллаһның рәсүле! Валлаһи син миңа үземнән, гаиләмнән һәм баламнан да караганда сөеклерәксең. Мин өемдә булганда сине искә алгач, сагынуыма түзә алмыйча сине күрү өчен эзләп китәм. Әмма без икебез дә үлгәч син җәннәттә пәйгамбәрдәр белән югары дәрәҗәләрдә булырсың, ә мин җәннәткә керсәм түбәнрәк дәрәҗәдә булып сине күрә алмам дип куркам», — диде. Пәйгамбәр сүз әйтмәде, әмма бераздан аңа Җибрил әлеге аятьне алып килде: «Кем дә кем Аллаһка һәм Расүлгә итагать итсә, әнә шулар — Аллаһ нигъмәтләндергән пәйгамбәрләр, тугрылар, шәһитләр һәм (игелек кылган) изгеләр белән бергә булырлар. Иптәш буларак алар нинди яхшы»! (ән-Ниса: 69). Димәк, Пәйгамбәребезне яраткан һәм аңа ияргән кеше Ахирәттә аның янында булыр. Шушында өстәп тагы бер хәдисне китерми булмас. Әнәс ибну Мәлик сөйләвенчә, бер чүл гарәбе Пәйгамбәр янына килеп, Кыямәт көне кайчан була дип сорау бирде. Пәйгамбәр аңа: «Ә син бу көнгә ни әзерләдең?, — дип сорау бирде. Ул: «Мин күп нәрсә әзерләмәдем, әмма мин Аллаһны һәм Аның рәсүлен яратам», — диде. Пәйгамбәр (с. г. в.) аңа: «Син кемне яратсаң, шуның белән бергә булырсың», — диде. Янындагы Әнәс: Бу безгә дә кагыламы?, — дип сорау бирде. Пәйгамбәр: «Әйе», — диде. Сүзенең ахырын Әнәс: «Бу көнне без бу сүзләргә бик нык шатландык», — дип төгәлли. (Бохари, Мөслим).
Безнең иманыбыз нык һәм камил булмас, әгәр дә йөрәктә Пәйгамбәребездән караганда башка берәүгә мәхәббәт күбрәк булса. Безнең иманыбыз Пәйгамбәрне (с. г. в.) ярату белән нык бәйле. Бу хакта Пәйгамбәребез әйтте: «Сезнең берегез дә иман китерүче булмас, әгәр дә ул мине үзенең ата-анасыннан, балаларыннан һәм барлык кешеләрдән дә караганда күбрәк яратмаса». (Бохари, Мөслим).
Марат Сәйфетдинов
Балтач Үзәк мәчетенең имамы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев