Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Смәел мәчете мөтәвәллияте хөрмәтле Гөлфәния апаны котлый

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим. Хөрмәтле Хәбибрахман кызы! Сезне гомерегезнең матур баскычы - 80 яшь тулу белән ихлас котлыйбыз, Адәм балалары өчен иң зур байлык булган җан тынычлыгы, тән саулыгы телибез!

Сезнең тормыш юлына күз салсак, ул иң фаҗигале елларга туры килә. Сез дәһшәтле сугыш елы балалары. Сугыш башланганда әле сез 5 яшьлек сабый гына. Аның өстенә әниегез бик иртә вафат булып ятим калу, ятимлектә үсү. Шушындый авыр сынауларны да җиңеп чыгып, Аллаһы Тәгалә сезгә игелекле , озын гомер биргән. Зур сынаулар узсаң да,олуг юбилеең көннәрендә синең горурланып искә алырдай матур тормыш юлың, башкарган күп игелекле гамәлләрең бар . Иң мөһиме, син бүген тормыш сынауларын, алар нинди генә кырыс булмасын, аларны җиңүче. Синең хезмәт юлың, тумыштан зирәк акыллы булуың, тырышып укуың аркасында, гел исәп- хисап белән бәйләнгән , зур төгәллек һәм гаделлек сорый торган вазыйфалардан тора. Тормышның авыр елларында да син кибетчеме, салым системасында эшлисеңме , һәрвакыт кешеләрне аңлап, аңлашып , уртак тел табып эшләдең. Шуңа күрә синең хезмәттәшләрең арасында да, кешеләр арасында да ышанычың зур булды, сине һәркем хөрмәт итте. Сез авылыбызны дәрәҗәле токымыннан булган , үзе дә "алтын куллы" , әле күптән түгел сиксәнен тутырган Хәмәтгали абый белән матур гаилә корып, үрнәк итеп, пар канатлар булып яши белдегез. Ярты гасырдан артык бергә яшәү дәверендә булдыклы өч егет үстерүегез, аларның һәрберсенең туган авылларында төпләнеп калулары да мактауга лаек. Бүгенге көндә нәсел- ыруыңны лаеклы дәвам итәрдәй улларыгыз булу, гөрләшеп оныкларыгыз үсеп килү сезнең өчен, мөгаен, иң зур бәхеттер. Бу зур тармаклы токымның дәвам итүе, авыл яши, авылның киләчәге бар дигән сүз. "Гомерне үткәннәр өчен үкенмәслек итеп яшәргә кирәк,"- дигән гыйбарә бар. Сезнең тормыш юлы, безнеңчә , нәкъ шулай уза. Сезгә барлык кылган яхшылыкларыгыз өчен Аллаһының Рәхмәтләре булсын! Аллаһы Тәгәлә Коръән Кәримдә әйтте: "Тәхкыйк, Аллаһ яхшылык кылучыларның әҗерен җуймас". Синең үзеңә, гаиләгезгә, якыннарыгызга җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет - шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп булсын!
Смәел мәчете мөтәвәллияте исеменнән Солтан Ибраһим улы.
.
Фото: kultprivet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250