Сөннәтле булмаган кешегә мәчеткә йөрергә ярыймы?
Әлеге сорауга Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.
Хөрмәтле редакция!
Мин пенсия яшендәге, совет тәрбиясе алып үскән кеше. Әти-әни дә уйламагандыр инде, үзем дә кирәксенмәгәнмендер (ни дисәң дә, без сабый чакта ул эшләр бик яшерен генә башкарыла иде бит), мин бүгенгәчә сөннәтле түгел. Кордашларның бергәләшеп, күңелле итеп мәчеткә йөргәннәрен күрәм дә, кызыгып карап калам. Үземнең дә барасы, намаз укырга өйрәнәсе килә. Әмма сөннәткә утыртылмаган кешегә мәчеткә йөрергә ярамый икән дип ишеткән идем. Бу чыннан да шулаймы?
Әлеге сорауга Балтач мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Сөннәткә утырту – ул кешенең фитраты (табигате) белән бәйле булган гамәл. Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәрдән алып безгә ир балабызны сөннәткә утырту йоласын үтәүне боерды. Бу әти-әни өстендә булган баланың хакыдыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: “Биш эш кешенең фитратыннан (табигатеннән): сөннәткә утырту, гаурәт җирләрдән һәм култык астыннан йоннарны алу, мыекны кыскарту, тырнакларны кисү”. Шушы хәдистән аңлашылганча, сөннәткә утырту ул – тырнак кисү кебек үк кешенең табигате белән бәйле булган эш. Ләкин әле бу сөннәткә утыртылган кеше – мөселман, ә сөннәтсез кеше кәфер дигән сүз түгел, чөнки яһүдләр дә бу йоланы катгый үтиләр. Шулай итеп, сөннәткә утыртылмаган кешегә мәчеткә йөрергә ярамый дигән сүз урынсыз һәм зур гөнаһтыр. Мәчеткә йөри башлау өчен кирәк булган иң беренче эш – ул бер Аллаһка ышану һәм Мөхәммәтне (с.г.в.) Аллаһның пәйгамбәре дип тану һәм мәчеткә госелләнеп (юынып) килү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев