Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәһарәт дөрес булмагач...

Гөнаһтан арынсак иде.

Сорау. Соңгы вакытта олы яшьтәге хатын-кызларның озын тырнаклар үстереп, аларны буяп, керфек ялгап йөрүенә хәйран калам. Күптән түгел мәчеттә дәресләр бирә башладым. Алтмышны узган бер ханым, инде ничә тапкыр аңлатсам да, ялганган керфекләре белән буялган тырнакларыннан арынырга теләми. Мондый хатын-кызларның госел-тәһарәте дә дөрес түгел бит. 

Җавап. Буялган тырнаклар, ялганган керфекләр белән госел дә, тәһарәт тә дөрес булмый. Андыйлар намаз да, Коръән дә укый алмый. Чөнки хатын-кыз айлыгы беткәннән соң, яисә ире белән якынлык кылганнан соң госел коенырга тиеш. Госел алганда тәннең тары бөртеге хәтле дә урынына су тимичә калмый.

Госелсез хатын-кызлар мәчеткә керә алмый. Шәригать кануны шундый. Шул хакта уйланып, гөнаһтан арынсак иде.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев