Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесендә райондашыбыз җиңү яулады. Котлыйбыз!

Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә «XII Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды, анда «Таян Аллаһка!» дип аталган әдәби бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

«Таян Аллаһка!» бөтенроссия әдәби бәйгесе 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов тарафыннан старт алган иде.

Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт — аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче булмаулары.

Быел бәйгедә төрле яшьтәге 40тан артык кеше катнашырга теләк белдергән. Иң яхшы эшләр «Идел» журналы битләрендә басылып чыгачак.

«Чәчмә әсәр» номинациясендә райондашыбыз Рәҗәп Бәдретдинов өченче урын яулады. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев