Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәрбия – һәрнәрсәнең ачкычы. Килешәсезме?

«Тамчы –Шоу» – интеллектуаль уен да дәрестәге мөһим башлангычның дәвамы буларак үрелеп барды.

Яңа уку елы башланып та өлгермәде, районның әхлак укытучылары Салавыч күппрофильле лицеенда тәҗрибә уртаклашуга җыелды. Биредә үткәрелгән ачык дәрес тә, чара да, гомумән, сәхнәдән яңгыраган бар чыгыш, очрашу мизгелләре – һәркем сокланырлык итеп оештырылган иде.

Уздырылган семинарның исеме дә җисеменә туры килә – «Мәктәптә әхлак тәрбиясенең роле». Чарада әхлак укытучылары белән бергә, Балтач мәдрәсәсенең белем алучы югары курс шәкертләре дә катнашты. Бу да юкка түгел, мәктәп залларына, балалар мохитына ияләнә, күнегә торсыннар дип чакырдылар аларны.

 

Салавыч лицеенда сайлаган темаларына якын килеп тәрбия ачкычының мөһимлеген, аның белән һәрнәрсәне хәл итеп булуын, кыскасы, кешене кеше итүдә иң дөрес юл икәнлеген барлап, барлык катнашучылар үзләренең күңелләре аша уздырып, ассызыклап үттеләр. Бигрәк тә, өченче сыйныфларда үткәрелгән «Безнең күзләр бар нәрсәне дә күрәме?» дип исемләнгән ачык дәрестә аеруча калку чагылыш тапты ул. Укытучылары Хиндия Габделхакова да дәресен ныклы әзерлек белән уздырды. Чыннан да без күргән нәрсәләргә генә ышанабызмы соң? Әлбәттә, юк. Ә ышанырга кирәк?! Аллаһы Тәгаләгә күргән кебек ышансак кына, иманыбыз камил була бит.

 

Аннан җен-пәриләр, башка затларга ышану өчен нишләргә? Балаларга бер яктан авыррак тоелган әйберләргә шул мизгелдә, утырган урыныннан сикереп торып, Җәлил хәзрәт ярдәмгә ашыкты. Шунда ук балаларның сорауларына да бергәләп җавап эзләделәр. Яхшылык белән яманлык, саваплы гамәлләр турында сөйләшкәндә балалар хәтта өлкәннәрне дә уздырып җавап бирделәр. Бу исә, әхлак дәресләренең актуальлеген сөйли түгелме? Әхлак укытуны мәктәптәге укытучыларына гына аударып калмыйча, авыл мәчетләре каршындагы мәдрәсәләрдә дә дәвам ителүен ачып сала бит.

 

«Тамчы –Шоу» – интеллектуаль уен да дәрестәге мөһим башлангычның дәвамы буларак үрелеп барды. Укучыларның бу ярышын да, тәрбиянең- матур асылын, дини-әхлакый кагыйдәләрнең мөһимлеген, тормыш-яшәешнең аннан башка бара алмаганын күреп, төшенеп, карап, тыңлап утыручылар битараф калмаганнардыр дип уйлыйм. Бу уйландырып кына калмый, нәтиҗәләр ясарга да этәрә. Кешедәге җаваплылык хисен арттыра. Фикерне калынайта.

 

erid: 2VtzqwTSgT9

Кичәнең икенче өлешенә галим, шагыйрь Рифат Җамал һәм  шагыйрә һәм язучы Рифә Рахман чакырылган иде. Алар да үзләренең чыгышларын балтачлыларның дини-әхлакый өлкәдәге эшчәнлекләренә соклануларын белдереп башлап җибәрделәр. Язылган китапларындагы тәрбияви якка басым ясап шигырьләрен укып та күрсәттеләр. Укучылар да, укытучылар да Казан кунакларының чыгышын яратып кабул иттеләр. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

 

Мондый әхлак семи-нарларының кирәклеге турында һәркем кыскача үз фикере белән уртаклашты. Кайткан кунаклар да, әхлак укытучылары да семинар эшеннән канәгать калды. Киләсе очрашуларны Шеңшеңәр мәктәбендә дәвам итәргә сүз куешып, киләчәккә якты өметләр баглап таралыштык.

 

Рәҗәп Бәдретдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9