Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тарихка күз салып...

Районда әхлак дәресләре укытыла башлауга – 25 ел

Мәгариф кысаларында башкарылган бу гамәл, чыннан да, хуплауга һәм олылауга лаек. Заманында дәресләр расписаниесенә кертелеп укытылса, бүген ул түгәрәк формасында, дәресләрдән соң, башлангыч сыйныфларда гына тормышка ашырыла. Баштарак ул 5 класстан – 9 класска кадәр укытыла иде. Мин әле аның Алан урта мәктәбендә, беренчеләрдән булып, ничек җиренә җиткереп укытылуын да, аңа ничек хөрмәт һәм игътибар булуын да ачык хәтерлим. Ул чактагы мәктәп директоры Гүзәл апа Бариева әхлак укытуның кирәклеген, мөһимлеген аңлап, әхлак дәресләрен инглиз теле урынына, гарәп теле итеп кертеп булуын да матур өлге итеп раслады. Алан мәктәбенә мәдрәсә тәмамлап, гарәп теле укытучысы булып эшкә кайткан Илшат Корбанов та сынатмады: әхлакый һәм дини тәрбияне һәр баланың күңеленә, җанына җиткереп салырга тырышты ул. Беренче елларда эшләгән Гөлназ Сибагатуллина балаларга иске татар телен, гарәп телендәге язмаларны яратып төшендерде. Аланда ТР Диния нәзарәте вәкилләре катнашында республика күләмендә семинарлар еш булды. Җөмһүриятебезнең Норлат, Әлмәт, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Мамадыш, Кукмара һәм башка районнарыннан әхлак укытуның эчтәлеге белән танышу өчен бик күп сандагы делегацияләрнең килгәннәрен мин үзем дә ачык хәтерлим. Алан мәктәбендә Корбан һәм Ураза гаете бәйрәмнәре, Коръән укучылар бәйгеләре ел саен матур итеп уздырыла иде. Һәр балага да күчтәнәчләр тутырылган пакетлар өләшеп, кызыксынуларын, теләкләрен арттырырга тырышты Гүзәл апа Бариева. Озак көттермәде, Аллаһы Тәгалә әҗерен дә бирде. Мәктәпнең 5 га җирендә үстерелгән бәрәңгене сатып, уку йортына УАЗ машинасы, компьютерлар, өстәлләр – урындыклар, аудио-видео техника, паласлар һәм башка кирәк-яраклар сатып алынды. Балалар Сабантуйлары үткәрелде, бүләкләр өләшенде. Мәктәп, чыннан да, әхлак – тәрбия үзәгенә әверелде. Авыл халкы белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырылды.

Элеккеге чорлар белән чагыштырганда, хәзерге көндә, район мәктәпләрендә әхлак укытуда бераз чигенү сизелә сизелүен. Тик аз булса да, биргән белем белән бирмәгәне бер түгел дип тырыша әхлак укытучылары, бүген инде түгәрәк җитәкчеләре.

Әхлак дәресләренең башлангычы

Район мәгарифе тарихында истәлекле булып саналган 1998 елларда кертелде дә инде әхлак дәресләре. Аның өчен ул вакытта район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев тырышып йөреп эз салмаса, сүзен эше белән расламаса, бүген генә аны мәктәпләргә кертеп булыр идеме икән?! Шул ук елны аның программасы да төзелде, ни укытырга кирәклеге дә төшендерелде. Бердәм булып, аның кирәклеген тоеп тотынган ул чор мәктәп директорларының да эше мактауга һәм олылау-га лаек. Чагыштырып утырам да, ул заманның мәктәп җитәкчеләренә соклану катыш горурлык белән, үзгә бер ярату белән карыйм мин. Ничектер күмәкләшеп, бердәм булып Җәлил хәзрәтнең бу тәкъдимен күтәреп алдылар алар. Бер генә дә каршы әйткән җитәкче, кирәкме икән ул дип кирегә «сукалаган» укытучы, «юк белән баланың башын катырмагыз» дип ярсыган ата-ана булдымы икән? Юктыр, һәрхәлдә әхлакый-дини белем бирүгә каршы килүче табылмагандыр. Беренчедән, шул вакытта эшләгән мәктәп җитәкчеләренә, шул чорның район мәгариф бүлеге җитәкчесе булган Хәмит Хафиз улы Хәсәновны (хәзер инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын), аннан соң район мәгарифенә җитәкчелек итүчеләрне олуг рәхмәт белән искә ала районыбыз халкы. Район мәктәпләрендә 25 ел элек әхлак укытуның орлыкларын салган, бүген исә шытымнарын барлаучы һәм милли тәрбия бирүдә саллы эз калдырып, район мәгарифе тарихына алтын хәрефләр белән уелып калучы, соклангыч тәрбия үзәген булдыруда җитлеккән һәм беренчел җимешләрен биргән данлы да, шанлы да булган әлеге еллар алдында, дөрестән дә, баш иясе килә.

 

Нәтиҗәләрне барлау

Быелгы район әхлак укытучыларының еллык семинары да шушы мөһим датаны күздә тотып оештырылган иде. Ел саен әлеге матур чараның кадерле кунагы булган мөфти Камил Сәмигуллин да бу ел да традициягә тугрылык сак-лаган иде. Хәер, өйләдән соң, район мәдрәсәсендә белем алган һәм уңышлы тәмамлаган шәкертләргә дипломнар тапшыруда да ул көтелгән кунак булды. Әхлак укытучыларының (түгәрәк җитәкчеләре дип атыйсым килми) һәрберсе дә бу көнне дулкынланып көтте. Еллык семинарда ачык дәресләр, ачык чаралар гына күрсәтелми, ә монда еллык эшкә йомгак та ясала бит әле. Тырышып эшләгәннәргә, балалар күңелен яулап, ачык чаралар үткәреп, конкурсларда, бәйге-ярышларда катнашкан һәм укучыларны катнаштырган укытучыларга мөфтинең һәм район мөхтәсибәтенең мактау кәгазьләре дә тапшырыла, бүләкләр дә бирелә.

Районда әхлак укытуның матур бер күрсәткече булган әлеге семинарда күрше Башкортстаннан да кунаклар бар иде. Район хакимияте башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның да семинарда катнашуы нур өстенә нур булды. Шулай ук үткен фикерле, үтә дә кешелекле «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе» директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинның да бу истәлекле чарада катнашуы һәм үтемле сүзе белән үзгә бер матур, күркәм ямь өстәде. Чарада Балтач районы мәдрәсә бүлеге җитәкчесе, мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев та, Балтач бистәсе мәчетләре имамнары да бик теләп катнашты. Шулай ук Түбән Камадан, Казаннан һәм республикабызның башка районнарыннан да семинарга килүчеләр – балтачлыларның әхлак укытуның үрнәк тәҗрибәсен өйрәнергә теләүчеләр байтак иде. Аларның һәрберсенә бүген әхлак укытуда артка чигенмичә, оста төгәллек, оешканлык һәм барча актуальлеген аңлатып, мөһимлегенә басым ясап, төшендереп биргән, асылын ачык итеп күрсәткән Җәлил хәзрәт Фазлыевка без аеруча рәхмәтле.

Балтач гимназиясендә уздырылган ачык дәрес, дини – әхлакый якны күздә тотып оештырылгангамы, барлык катнашучыларның да күңелләренә хуш килде. Аны без фәкыйрегез уздырды. «Заманча белем һәм тәрбия бирүдә әхлак укытуның актуаль мәсьәләләре» дигән темага да очраклы тукталмадык. Бүген, дөресен әйткәндә, әхлак укытудан куркып, шүрләп калган мәктәп җитәкчеләре дә, кызганыч ки, барлыкка килде шул. Ни дисәгез дә заман үзгәрә, заман белән таләпләр дә, мөмкинлекләр дә, директорлар составы да үзгәрә икән. Шатланып, хәер-фатиха биреп, мөмкинлекләр тудырырга да бит... Әхлак белән дин һәрчак янәшә атлый. Әхлак булмаса дин булмый, дин булмаса әхлак булмый. Әнә шуның «дин» дигән сүзеннән дә шүрләп калучылар, юк дисәң дә, бар шул әле бүгенге көндә. Әхлак укытуның нәтиҗәсен, бернинди үлчәүләргә дә салып үлчәп булмавы инде барыбызга да мәгълүм. Әнә шуларны тирәнтен уйлап, балаларга әхлакый белем һәм тәрбия бирүне күздә тотып оештырылган әлеге семинарда Балтач гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы да «Уеннан уймак...» (Ә.Гаффарның «Ләк-ләк» хикәясе буенча) дип исемләнгән ачык дәресе белән катнашты. Шул ук уку йортының югары категория-ле татар теле укытучысы Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова «Хәдисләрдә – хикмәт» исеме астында ачык чара уздырып күпләрне шаккаттырды. Ни дисәгез дә, бу чарада изге китабыбыз «Коръәни – Кәрим»гә, пәйгамбәребезнең хәдисләренә төпле аңлатма бирелде, тормыштан алынган күп кенә мисаллар белән ныгытылды.

 

Йомгаклау сүзе

Әлеге семинар кысаларында яңгыраган һәр сүз, һәр җөмлә – ул мәктәпләрдә әхлак укытуны туктатмыйча, тагын да камилрәк юлларын табып, әхлак укытучыларының абруен күтәреп, хезмәт хакларын арттырып, замана белән атлаучы, тәрбияле балалар үстерү булды. Җәмгыятьтәге тискәре күренешләргә бары әхлаклы, нык иманлылар гына каршы тора алуы турында да фикерләр күп яңгырады. Белемле балалар гына түгел, белемле һәм әхлаклы балаларның гына дөньяда үз юлларын, үз урыннарын таба алачаклары турында да күп сөйләштек без бу чарада. Мәктәпләрдә үткәрелгән бихисап чараларның әхлакка, тәрбиягә корылганда гына файдалы һәм нәтиҗәле булачагына беркем шикләнмичә үз сүзен әйтте. Иншаллаһ, эшләребез дәвамлы, балаларыбыз иманлы, дөньяларыбыз тыныч, киләчәгебез якты булса иде.

Рәҗәп Бәдретдинов,

район әхлак укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин