Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ташлар сөйли... Ташларда – тарих

Шунысы игътибарны җәлеп итә: китап авторлары үзебезнең район тарихчылары өйрәнгән мәгълүматларга да битараф түгел, аларның өйрәнүләрен дә китапта файдалана.

Күптән түгел районыбыздагы татар зиратларында сакланган гарәп язулы эпиграфик истәлекләргә (кабер ташларына) багышланган «Балтач төбәгенең ташъязма истәлекләре» исемле әһәмияте бәяләп бетергесез булган бик тә бай мәгълүматлы китап дөнья күрде. 500 данә булып Яр Чаллыдагы «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәгендә басылган ул. Бу китаптагы 212 биткә уналтынчы гасырдан алып егерменче гасыр башына кадәрге чорга караган 234 данә кабер ташы, безнең район белән бәйле шәхесләрнең чит төбәкләрдәге зиратларга куелган 53 кабер ташы – менә шушы кадәр кыйммәтле чыганаклар турындагы мәгълүмат, күп сандагы фотолар, ташлардагы язмаларның тәрҗемәләре, әлеге шәхесләр турында кызык-лы мәгълүматлар да бирелгән. Авторлар Ирек Һадиев, Раиф Мәрдановлар куйган хезмәтнең олылыгы, кирәклеге еллар үткән саен арта гына барыр.

– Балтач төбәгенә без 2001-2002 һәм 2006-2008 елларда барлыгы ун фәнни-эпиграфик экспедиция үткәрдек. Әмма алардан әүвәлрәк тә, 1996-1997 елларда Түнтәр, Арбор, Норма һәм Кариле авыллары зиратларындагы эпиграфик истәлекләрне уку өчен барган идек. Бу китапны нәшриятка әзерләү дәвамында 2020 елда да берничә махсус сәфәр оештырырга туры килде әле, – ди авторлар. – Нәтиҗәдә район җирлегендәге 36 авылның мөселман-татар зиратларындагы 234 кабер ташы тикшерелде.

Әлеге тикшеренү-өйрәнүләр нәтиҗәләре буларак шушы китап барлыкка килгән дә инде. Анда берсеннән-берсе кызык-лы, тарихи яктан әһәмиятле мәгълүматлар тупланган. Әйтик, өйрәнелгән иң борынгы кабер ташы (төгәл датасы билгеле булганнар арасында) Карадуган авылы янындагы басуда. 1541 елгы таш. «Әүлия кабере» дип йөртелүче бу кабергә Гарәбстаннан килгән изге хаҗи Әсьәндәр (Искәндәр Хаҗи) күмелгән дигән риваять сак-ланган, диелә китапта. –Смәел авылының иске зиратындагы борынгы ике ташъязма ядкәр шулай ук Казан ханлыгы чорына карый. Икесендә дә язулар өлешчә генә сакланганга күрә, кеше исемнәрен һәм даталарны төгәл белеп булмый, – ди авторлар. – Үзебезнең күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып, берничә дистә ташъязма истәлекләрдәге текст калыпларын, бизәлеш хасиятләрен һәм башка палеографик үзенчәлекләрне чагыштырып, бу ташлар 1539-1547 еллар арасында куелган дип аныкладык...

Бөрбаш авылы зиратында сакланган борынгы кабер ташлары, Җәлил хәзрәт Фазлыев үтенече белән инде 2001 елда ук укып өйрәнелә. Әлеге эшләрнең нәтиҗәсе турында «Хезмәт»ебездә «Тарих мең дә сиксән алтыда» исемле язма басыла (5 декабрь 2001 ел).

Шунысы игътибарны җәлеп итә: китап авторлары үзебезнең район тарихчылары өйрәнгән мәгълүматларга да битараф түгел, аларның өйрәнүләрен дә китапта файдалана. Галим Равил Фәхретдинов, Бакый Зыятдинов, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рәфхәт Зарипов, Җәлил Фазлыев исемнәре еш кабатлана.

Авылларыбыз тирәсендә булган «Изгеләр зираты», «Әүлия каберләре» турында да китапта күп кызыклы мәгълүмат табып була. Болардан тыш Смәел авылыннан ерак булмаган Шушма елгасы буендагы үзәнлектә урнашкан «Ташбилге кабере», Сәрдек авылы тирәсендәге «Сөальче кабере», «Хан кызлары зираты», гомумән, һәр авыл зиратында диярлек табылган борынгы ташлар турында да мәгълүмат табарга мөмкин. Сакланып калган ташларның саны һәм авыл зираты күрсәтелгән таблица да бар, тарихи әһәмияте, үзенчәлеге ягыннан аерылып торган кабер ташлары булган авыл зиратлары турында аерым язылган.

«Ташъязма истәлекләрнең текстларындагы саннар, фактлар элекке яшәешнең кайбер яклары турында мәгълүмат җиткерүе белән аерым игътибарга лаек, – ди авторлар. – Балтач төбәге зиратларында Шиһабетдин Мәрҗанинең һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең тарихи китапларында тәрҗемәи хәлләре язылган мәшһүр имамнарның кабер ташлары хәзергәчә сакланган... Арбор авылының 51 ел имамлык иткән Әхмәтсафа Мөхәммәтюныс Кенәри улы, Түнтәр авылында 50 ел гыйлем биргән ишан Мөхәммәтгали Сәйфулла улы, Югары Шубан авылында 50 ел мәзин вазифасын үтәгән Мөхәммәтзакир Хәсән улы, Шода авылында 34 ел имамлык иткән Мөхәммәтшакир Габделкашшаф улы, Иске Салавычта 33 ел имам булган Фәтхелкадыйр Низаметдин улы Өбрәви турындагы мәгълүматлар тарихи әһәмияткә ия».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кабер ташы авыл тарихы