Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә. Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе якынлашу уңаеннан республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим. Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү! Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген, Рәҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җидесенә каршы төндә (яки милади буенча икенче апрельдән өчесенә каршы төндә), бөтен дөнья мөселманнары мөһим даталарның берсен – Ләйләтүл-Исра вәл-Мигъраҗ кичәсен билгеләп үтәләр.

Исра – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ Мәккәнең әл-Хәрәм мәчетеннән Кодүс (Иерусалим) шәһәрендәге әл-Әкъса мәчетенә изге сәфәре ул. Ә Мигъраҗ – шушы могҗизалы вакыйгадан соң Аллаһы Илчесенең ﷺ күкнең Җиденче катына күтәрелүе.

Әлеге ике вакыйга да барлык мөселманнар тарафыннан аеруча зурлана, чөнки бу, бер яктан, Аллаһ Үзенең Илчесен ﷺ хөрмәтләп, гаҗәеп могҗиза белән бүләкләү булып санала, ә икенче яктан – Аллаһының галәмәтләрен яшәештә (чынбарлыкта) һәм гыйлемлелек дәрәҗәсендә күрергә теләүчеләр өчен үрнәк булып тора.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Мигъраҗ алдыннан булачак көнне тәкъва мөселманнар уразада үткәрә. Кояш баю белән гыйбадәт кылу һәм Коръән уку хуплана. Моннан тыш, әлеге мөбарәк төн безгә Рамазан-шәриф ае якынлашуы хакында искәртә, шуңа күрә мин Аллаһы Тәгаләдән тиешле дәрәҗәдә моңа әзерләнү һәм изге айны дөрес нияттә һәм фикердә, изге гамәлләр һәм ураза белән үткәрү мөмкинлеген бирүен сорыйм. Әмин", - диелгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

 

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мигъраҗ кичәсе