Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан мөфтие Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Камил хәзрәт Сәмигуллин дин тотучыларны үз гражданлык позициясен белдерергә чакырды.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Казанның 88нче мәктәбе бинасында урнашкан тавыш бирү участогында булды. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде һәм дин тотучыларны бөтенроссия тавыш бирүеннән читтә калмаска өндәде.

«Конституция — ул җәмгыять һәм дәүләт арасында килешү. Аны исәпкә алып, киләсе елларга үзара мөнәсәбәтләр урнаштырылачак. Бу килешүдә гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга  кагылышлы башка мәсьәләләрне билгелибез. Шуңа күрә минем фикеремчә, тавыш бирергә килергә һәм үз позицияңне белдерергә кирәк», — диде Камил хәзрәт тавыш биргәннән соң.

Сайлау пунктына кергәндә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең температурасын үлчәделәр, шәхси саклану чаралары һәм ручка бирделәр. Аннары ул сайлау комиссиясе әгъзасына ерактан паспортын ачып күрсәтте, бюллетень алды һәм тавыш бирү кабинасына китте.

Һәр россияле нәрсә өчен тавыш бирүне үзе хәл итәргә тиеш, диде Камил Сәмигуллин. Ул учакны сүндерергә омтылган кырмыска турындагы гыйбрәтле хикәяне мисал итеп китерде. Аннан ни өчен шулай тырышасың дип сорагач, кырмыска: «Аның каравы, Ходай миннән сорагач, мин үземнең көчемнән килгәннең барысын да эшләдем дип әйтермен», — дип җавап биргән.

 «Безнең бурычыбыз — дин тотучыларның тавышы ишетелсен өчен килү. Без үз позициябезне белдерәбез», — дип йомгаклады Сәмигуллин.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия плебисциты 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр