Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбәгә килү көне (Бәраәт кичәсе)

Шәгъбан аен, Пәйгамбәребез, минем ай, диде.

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Янәшә килә торган өч изге айның икенчесенә кердек. Рәҗәб ае бетте, изге Шәгъбан ае башланды. Аннары – Рамазан. Пәйгамбәребез әйтте: беренчесе – Аллаһ Тәгаләнеке, Аллаһ Тәгалә догаларны кабул кыла торган, бәндәләрне ярлыкый торган ай, диде. Шәгъбан аен, Пәйгамбәребез, минем ай, диде. Димәк, Шәгъбан аенда эшләгән игелекләребез – Пәйгамбәребезнең шәфәгатен безгә насыйп итүче изгелекләр. Кыямәт көнендә, иң авыр вакытта, Пәйгамбәребезнең бәндәләргә шәфәгать күрсәтү мөмкинлеге бар. Шәгъбан аенда эшләгән изгелекләребез Пәйгамбәребез шәфәгатенә сәбәпче була ала.

Бу айда да, ягъни Шәгъбан аенда да, Рәҗәб аенда кылган шикелле, изгелекләр кылырга, нәфел уразалары тотарга, нәфел намазлары укырга кирәк. Бу исә Рамазан аена да әзерлек булып тора. Әмма уразаларны Бәраәт кичәсеннән соң, 15еннән соң тоту бик күркәм саналмый. Беренче 15 көнлегендә тоткан ураза – күркәм, айның икенче яртысы – Рамазан аена әзерләнү вакыты. Беренче 15 көнлегендә нәфел уразасы да бик күп савап бирә. Шәгъбанның 14нче кичәсеннән 15енә каршы төндә ураза тоту да бик саваплы. Бу – Бәраәт кичәсе. Бу вакытта күкнең капуслары ачылып, Аллаһның фәрештәләре җир йөзенә килеп, йә, бәндә, нинди сорауларың, тәүбәләрең, нинди зарларың бар? – дип, таң атканчы бәндәләрдән сорарлар. Бу – догаларның иң кабул кылына торган вакыты. Догаларның кабул кылына торган тагын бер кичәсе бар – Кадер кичәсе көне. Әмма Кадер кичәсе көне төгәл билгеле түгел. Без аның Рамазан аенда кайсы көн икәнен белмибез. Ә менә Бәраәт кичәсе билгеле. Шулай булуы белән ул кадерле дә. Шуңа күрә 14е көнне уразага кереп, ураза тотып, кояш баегач, Коръән укып, теләкләр теләп, Аллаһ Тәгаләдән тәүбә-истигъфар сорап, кичне уздыру тиешле. Шушы кичтә «тормыш» дигән агач селкенеп, шуннан кешенең исеме язылган яфрак өзелеп төшәр, дигән риваять бар. Димәк, кешенең гомере шушы кичәдә тәгаенләнә: яшәячәкбезме? Без тагын бер ел яшибезме, киләсе Бәраәт кичәсенә хәтле яшәү насыйпмы-юкмы? Әгәр безгә әҗәл килсә, Аллаһ Тәгалә каршысына барырга безнең нинди изгелекләребез, нинди гөнаһларыбыз бар, дип без үз-үзебезгә сорау биреп, тизрәк тәүбәбезне кылу кирәк. Шуңа күрә «Әстәгъфируллаааһ»ны әйтү, «Йәсин»не уку кирәк бу кичәдә. Булдыра алган хәтле үзеңнең белгәнең белән әрвахларга бу кичне дога кылу да бик кирәк. Тоткынлыкта булмаган җаннар да бу кичәдә, дога өмет итеп, Җир йөзенә килерләр. Ә инде, Аллаһ юк, үлгәннән соң терелү юк, дип мәрхүм булган кешеләрнең җаннары тоткынлыкта була. Аларга дога бармый, чөнки алар имансыз киткәннәр. Ә инде тоткынлыкта булмаган җаннар бу кичәдә дога өмет итеп торачак. «Йәсин»не белмәгән кеше бүтән сүрәләр укып дога кылсын. Бу кичне тагын бер гамәл – безнең бер еллык гамәл дәфтәрләребез төргәкләнеп, тәмамланып куела. Хәзерге тел белән әйтсәк, фәрештәләр бер еллык эшебезне видеотасмага төшереп бетерәләр, шушы көнне кич ул архивка салынып куела. Әмма, таң атканчы, көтеп торалар: кем нинди гөнаһларыннан тәүбәгә килер икән? Бу кичәдә тасмага төшкәннең охшамаган җирен бетереп, яңартып язып була. Бу – гөнаһлардан арыну кичәсе. Аллаһ Тәгалә безгә бер еллык гөнаһлардан арынырга мөкинлек бирә шушы кичәдә. Аны безгә Аллаһның рәхмәте белән изгелекләр эшләп үткәрергә кирәк. Аллаһ Тәгалә кыямәт көнендә: «Ии, бәндәм, бүген син Минем каршыма килдең, бүген син җәннәтне телисең, тәмугка керәсең килми, әмма Мин сиңа мөмкинлек бирдем бит, гомереңә син ничә Бәраәт кичәсен каршыладың? Нишләп шул көннәрне син тәүбәгә килмәдең, нишләп җәннәтне шул көннәрдә сорамадың. Тәннәремне тәмугка хәрам ит», – дип үтенмәдең?» – дияр. Догалар кабул була дип билгеләп, тәгаенләп куйган кичәдә яман эшләрдән, гамәлләрдән азат булырга кирәк.

Шуңа күрә аны уразага кереп каршыларга кирәк. Ураза – ул безне бозыклыктан тотып тора торган чара. Ни өчен мөселманнар шушы бәйрәм көннәрендә ураза тоталар? Чөнки без уразага керсәк, үзебезгә таләпне күбрәк куябыз, ураза килеш гөнаһны әзрәк эшлибез. Шуңа күрә гөнаһтан арынып, гөнаһтан чистарынып, калебләребез белән Аллаһ ризалыгы өчен, ураза тотып, үзебезнең тәнебез белән, җаныбыз белән Аллаһ өчен дип шушы кичәне каршылыйбыз.

Бу көнне без үзебезгә Аллаһның бер һидәяте, бүләк көне дип карарга тиешбез. Аллаһның шушындый мөбәрак кичәсе насыйп булган икән, гомеребез шушыңа килеп җиткән икән, ни өчен без Аллаһның үзебезгә биргән шушындый мөмкинлеген файдаланмаска тиеш? Соңыннан, Аллаһ Тәгалә каршысына баргач, йөзебез кызарырлык булмасын. «Әл-Мүлек» сүрәсендә (11 нче аять) Аллаһ Тәгалә нәрсә ди: – «Фәгтәрафүү бизәмбиһим фәсүхкаль-ли-әсъхәәби-ссәгииир».

– Җәһәннәм ишек төбенә килеп җиткәч, җәһәннәм әһелләренең хәлен беркем дә үзгәртә алмас, – ди. Менә безгә бу дөньяда шушы хәлебезне үзгәртергә мөмкинлек бирелгән. Бәраәт кичәсен матур иттереп, Аллаһ Тәгалә каршысында үзебезне чын мөселманча күрсәтеп каршыларга кирәк. Бу кичә Рамазан аена керү капкасы да булып тора. Без шушы кичәдә чистарынып, пакьләнеп, гөнаһларыбыздан арынып, бәндәләргә бүләк итеп бирелгән Рамазан шәрифкә керәчәкбез. Барыбыз да шуны телик.

 

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин