Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Телне тыю – изге гамәл

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримнең 49 нчы «Әл-Хүҗүрат» («Бүлмәләр») сүрәсендә (10 нчы аять): - «Иннәмәл-мүәминүүнә ихүәтүн фә әсълихүү бәйнә әхаүәйкүм үә-ттәкуу-лл-ааһә ләгәлләкүм түрхәмүүүн» - Барлык мөселманнарны бер-берсенә туган, дип игълан итте.

Димәк, «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ», - дигән мөселманнар бер-берсенә туган була. Аллаһ Раббыбыз безгә боерды: бер-берегез белән арагызны төзәтегез, дип. Берүк араларыгызны боза күрмәгез, дус яшәгез, - диде. Без Аллаһның шушы аятьләренә муафыйк гамәлләр белән яшәргә тиешбез. Изге җомга көннәрендә, ике гаеттән олы булган җомга көннәрендә, шушында җыелып, җилкәләребезне җилкәгә терәп, бер сафларда намаз укуларыбыз да арабызны төзәтүнең бер мисалы булып тора. Бу да Аллаһ Тәгалә кушканны үтәү. Без - төрле кешеләр, төрлебезнең төрле гадәте бар, төрлебез төрлечә уйлый, төрлебез төрлечә фикерли. Әмма бөтенебез дә Аллаһның фарызын үтәргә дип, мәчетләргә килеп, төрле кешеләр бер сафка басып, бер Аллаһны гына зурлап, сәҗдәгә баш иябез. Бу да Аллаһның кушканнарын үтәү. Шуңа күрә җәмәгать намазын укыганга 27 дәрәҗәдә савап та бар.
Әлбәттә, кеше тормышта хатасыз була алмый. Нинди генә кешене алсак та, аның хатасы бар. Чөнки әдәм баласының хайвани асылы да бар, фәрештә асылы да. Ул һәрвакыт акылы кушканча гына яши алмый, ул нәфесенә дә буйсына, нәфес артыннан да куа.

Шундый бер риваять яши. Ике фәрештә Аллаһ Раббыбызга әйтә: нишләп кешене шуның хәтле биеккә күтәрдең? Кеше бит гөнаһлар эшли, бозыклыклар. Менә без, фәрештәләр, һәрвакыт сиңа гыйбадәт кенә кылабыз, сиңа догада гына торабыз, диләр. Фәрештәләрдә нәфес юк, алар йокламыйлар, ашамыйлар, эчмиләр. Аллаһ Тәгалә шул ике фәрештәгә, нәфес биреп, Җир өстенә җибәреп карый. Бу ике фәрештә кешеләргә караганда да бозыклыкны күбрәк эшлиләр. Аллаһ Тәгалә әйтә: әдәм баласы, - ди, -гөнаһ эшләгәндә дә нәфес белән көрәшеп эшли ул аны, үз ирке белән генә түгел. Аның кылган гамәлләре дә нәфесне җиңеп ясала, - ди. - Сезнең гыйбадәтләр, адәм баласының үз-үзе белән көрәшкәндә ясалган гөнаһларына караганда, миңа кечкенә күренә, - ди Аллаһ Тәгалә.

Димәк, без - адәм балалары арасыннан фәрештә эзләргә тиеш түгел. Берәүне дә бик каты хурларга да ярамый. Чөнки, әйткәнемчә, һәркайсыбызда да кимчелек бар, һәркайсыбызда да гөнаһ бар. һәм кайвакыт үзара бәхәс чыкканда анда катнашучы кешене дә аңларга тиешбез. Үзебезнең дә яман яклар бар бит. Онытабыз гына. Адәм баласының шундый бер гадәте бар: һәркем үзен зурга саный, дөрескә саный, хаклы саный. Бу - табигый хәл. Без кем беләндер бәхәскә керәбез икән, онытмаска кирәк: безнең каршыда басып торган кеше дә үзен хаклы саный.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: кем көчле? Мәйданнар уртасында батыр калган көчлеме, дәү-дәү ташларны урыныннан күчергәнме? - дип сорау куйды һәм әйтте: ачуын тыеп кала алган кеше көчле, - диде. Димәк, бәхәскә катнашмыйча калган кеше көчле була. Ике кеше бәхәсләшергә, сугышырга мөмкин. Сугышта берсе җиңергә, төрмәгә утырырга мөмкин. Әмма бу - җиңү түгел. Аның җиңелгәне үзен җиңелдем, мин хаксыз булганмын, дип санамый, үлгәнче ничек моның үчен кайтарыйм икән, дип яши. Аллаһ Раббыбыз әйтте: һәрбер мөселман - бер-берсенә туган, - диде. Әмма берәү гел начар гына, берәү гел яхшы гына да түгел, һәр кешедә дә бик күп яхшы гадәтләр белән бергә бер начар гадәт тә булырга мөмкин, һәм без аның яхшы ягын, үзебезнең начар ягыбызны да күрә белергә тиешбез. Чөнки дошманлык башланды исә, кеше бер-берсенә ачу саклап йөри башлады исә, сәламәтлек тә китә. Адәм баласының Аллаһ Тәгалә каршысындагы дәрәҗәсе бетә. Кешеләр турында нихәтле күркәмрәк, яхшырак итеп уйласа, ул Аллаһ Тәгаләгә шул хәтле якынрак. Үзенең кимчелекле якларын уйлап, тәүбәгә килеп, үзен нихәтле кечкенә итеп уйласа, Аллаһ Тәгалә каршысында дәрәҗәсе тагын да зуррак.

Бер тәкәббер, бай, түрә кеше җигүле атта утырып бар икән. Моңа бөтен кеше сәлам бирә, ди. Ислам дине буенча, утырып барган, ат өстендә барган кеше җәяүлегә сәлам бирергә тиеш. Бер дәрвиш моңа сәлам бирмәгән. Теге кеше: син минем кем икәнне белмисеңмени? - дигән. Дәрвиш әйткән: беләм мин синең кем икәнеңне, син оят җирдән дөньяга килдең, - дигән. -Нәҗес тутырган кисмәк син, - дигән. Тегенең дәрәҗәсен әйтеп биргән шулай иттереп. Димәк, аның нәрсә дип әйтәсе килгән? Аллаһ Тәгалә каршысында бөтенебез дә бер без. Дөньяга килә торган урыныбыз да, ашаган ризыгыбыз да бер, бүлеп чыгара торган әйберебез дә бер, эчебездә йөри торган әйбер дә бер үк. «Әл-Хүҗурүт» сүрәсендә әйтә (49:11):

- «Йәәәә әййү-һә-лләзиинә әәмәнүү ләә йәсхар каумүм-миң каумин гәсәә әййәкүүнүү хайрам-минһүм үә ләә нисәәә-үммин нисәәәин гәсәә әййәкүннә хайрам-минһүннә үә ләә тәлмизүүү әңфүсәкүм үә ләә тәнәәбәзүү биләлкаабе, биэсәл-исмүл-фүсүүку бәгдәл-иимәәән үә мәл-ләм йәтүбе фәүүләәәәикә һүмү-ззаал имүүүн» - Бер кавемне - икенче кавемнән, бер кешене икенче кешедән өстен куймагыз. Сез түбәнсеткән, сез кимсеткән кешеләр, бәлки Аллаһ Тәгаләгә якынрактыр - без аны белмибез. Кеше үзе юк вакытта гайбәтен сөйләп, начар эшләр эшләмәгез. Беребез үлгәннән аның итен ашарга кушсак, әлбәттә, җирәнер идегез, сезнең, кеше юк вакытта, аның гайбәтен сөйләвегез, үлгәннән соң аның итен ашауга бәрабәр, - ди Аллаһ Тәгалә. Бу сүрәдә әйтелгән сүзләр безне бик күп фикерләргә өнди.

Бер кешенең малае 30 яшендә университетта ректор булып эшли башлаган. Моңа килеп әйткәннәр кешеләр: синең малаең ректор инде, белемле кеше булды, зур урынга күтәрелде, әмма аңарда начар гадәтләр күп. Аның турында шушылай дип әйтәләр, болай дип әйтәләр, - дип атасына сөйлиләр. Аллаһка шөкер, - дигән ата кеше. - Малаемның дәрәҗәсе бик зур икән, - дигән. Нишләп болай әйттең? - дигәннәр. Ул дәрәҗәгә ирешмәгән булса, нәрсәдер эшләмәсә, аны тикшергән кеше булмас иде. Үлгән этне беркем дә кыйнамый, - дигән. Безнең кешеләрне сөйләвебез, аларның кечкенә гаепләрен зурайтып күрсәтүләребез, гайбәтенә керүләребез күп вакыт көнләшүдән килә. Без белмибез, Аллаһ Тәгалә сынар өчен биргәнме бу дәрәҗәне? Коръән Кәримдә Аллаһ Тәгалә: «Кайберегезнең дәрәҗәсен күтәреп кайберегезнекен төшереп сынармын», - диде «Әл-Әнгам» сүрәсендә (6:165).

- «Җәгәләкүм халәәәәифәл-ардый үә рафәгә бәгдакүм фәүка бәгдыйң дәраҗәәтиллийәблү үүәкүм фии мәә әәтәәкүм» - Кешегә яхшылык өчен бирелгәнме бу дәрәҗә, әллә булмаса, Аллаһ Тәгалә вакытлыча сынап, шушының белән тәмугка кертергә дип бирелгәнме бу дәрәҗә? Белмибез. Шуңа күрә көнләшмәскә кирәк. Көнчелек, беренчедән, гомерне кыскарта. Икенчедән, гамәлне юкка чыгара. Бу ярый торган хәл түгел. Намаз укыйбыз, садака бирәбез, изге эшләр эшлибез, аннары бер кешенең гайбәтен сатабыз, көнләшәбез дә гамәлебезне юкка чыгарыбыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: сүзгә, - диде, -авызда вакытта син хуҗа, авызыңнан чыгып киткәч, ул сүз сиңа хуҗа, - диде. Әгәр сүзебезне тыеп тора алсак, аны әйтмәсәк, димәк, без хуҗа булабыз ул сүзгә. Ә яман сүзне бер кешегә әйтсәк, безгә ул хуҗа була инде, үзебезгә аның артыннан йөрергә кала. Ислам дине буенча, гаиләнең, илнең бөтенлеген саклап калганда, ике кешене килештергәндә, хәтта, ялган да ярый. Аллаһ Тәгалә безне акыл белән зиннәтләгән. Без исә, берәүне хурлап, кимсетеп дәрәҗә ясарга телибез. Чөнки һәрбер әйткән сүз, хат ташучы күгәрчен шикелле, кире үзебезгә кайта. Начар сүз әйтсәк, начар хәбәр җибәрсәк, ул да безгә начар сүз булып әйләнеп кайта. Пышылдап кына әйтәсеңме, әйтә күрмә, дип әйтәсеңме-барыбер кайтмый калмый. Эшләгән изгелекнең бу дөньяда нәтиҗәсен дә күрә алмассың, начарлыгыңның бу дөньяда яманлыгын да күрә алмассың, әмма әйткән начар сүз урынына начар сүз ишетмичә бу дөньядан китмисең. Ул шул арада ук әйләнеп кайта.

Безнең иң зур афәтебез - телебез. Телебезгә хуҗа булып, араларыбызны төзек тотарга, бер-беребезне юкка тәнкыйтьләмәскә, бәхәскә кермәскә кирәк. Җенебез сөйми торган күршебезнең дә яхшы яклары бар. Шушы яхшы ягын күрергә, кешене хөрмәт итә белергә кирәк. Шушылай иттереп яшәсәк, тормышыбыз күңелле, араларыбызда төзек, үзебездә сәламәт булырбыз.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250