Тигез гомер итегез
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин үә гәләә әәлиһи үә әсхәәбиһи әҗемәгииин.
Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүл- лааһи үә бәракәәтүһ.
Һәрбер кеше дөньяга фитри иман белән туа. Безнең җир йөзендә яшәвебезнең төп бурычы — иманлы булып үтәрлек итеп яшәү. Икенче бурычыбыз — һәр сәламәт кеше гаилә корырга, үзенә караганда әз булса да яхшырак булган балалар тәрбияләп калдырырга тиеш. Шуңа да ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып, никах санала. Аллаһы Раббыбыз һәрнәрсәне парлы итеп яраткан. Ялгызлык бер Аллаһыга гына хас. Җансыз әйберләрнең дә парлары бар: уңның — сулы, акның — карасы, суыкның — җылысы, көннең — төне, электр чыбыгындагы корылмаларның да уңае, тискәресе бар. Бер төрле генә булса, ут та янмас иде. «Алар белән күңелегез тынычлансын өчен, сезнең үзегездән үк хатыннар яралтуы — Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә дәлилләрдән. Аллаһы Тәгалә ул хатыннар белән сезнең арагызга мәхәббәт һәм мәрхәмәт салды. Фикер йөртә һәм бу эшнең хикмәтен күрә белгән кешеләр өчен бу эшләрдә галәмәтләр бар» («Әр-Рум» сүрәсе, 21 нче аять).
Аллаһы Раббыбыз йөкләгән һәр эшнең шарты булган кебек, никахның да шартлары бар.
Никахның беренче шарты булып, егет белән кызның мөселман булуы тора.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Көненә, ким дигәндә, 100 мәртәбә „Ләәә иләәһә илләллаааһ“ дип әйтегез», — дигән. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә: «Йәәәә әйүһәлләзиинә әәмәнүү әәминүү», ягъни «Әй, иман китерүчеләр, иман китерегез», — ди. Бәлки егет белән кызның бик күп мәртәбәләр «Ләәә иләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ» дип әйткәннәре дә бардыр. Ләкин шуңа да карамастан, никах вакытында башта егетнең, аннан соң кызның күңелләреннән Аллаһының барлыгына, берлегенә, бар нәрсәдән өстен булуына, бар нәрсәне ишетеп, белеп, күреп торуына, үлгәннән соң һәр гамәлең өчен җавап бирәсенә ышанган хәлдә, телләре белән шаһитлар ишетерлек итеп: «Ләәә иләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ», — дип әйтүләре лазем. Ә ышану, иман кешене гыйбадәткә этәрә.
Никахның икенче шарты — шаһитлар. Ким дигәндә, балигъ яшенә җиткән акыллы ике ир кеше яки бер ир-ат һәм ике хатын-кыз булуы кирәк. Шаһитлар күп булса әйбәтрәк, әмма күп кеше җыеп, зур табын ясап, үзеңә авырлык китерү, әҗәткә керү дөрес түгел.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Җиңел никах — хәерле никах», — дигән һәм кунак сыйлаганда, артык мәшәкатьләнүдән тыйган. Көче җиткән кешегә матур табын әзерләү — сөннәт.
Аллаһы Раббыбыз каршында иң саваплы табыннарның берсе — никах табыны. Ул рамазан аенда авыз ачтыру табыны белән генә тиңләшә ала. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Никах табынында теләгән теләкләр кабул була», — дигән. Ләкин моның шартлары бар: өстәлдәге ризык хәләл булырга, өстәл янындагы кешеләр тиешле киемдә булырга тиеш. Яшьләрнең киләчәк тормышы матур булсын дисәк, бу әйберләргә аеруча игътибарлы булу лазем.
Никах табынында үзеңә, балаларыңа тигез гомер сорап, тормышта булмаганнарына хәерле бәндә сорап дога кылу да лазем.
Өченче шарт — мәһәр. Егетнең кызга бүләге булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с. г. в.), ким дигәндә, 10 дирһәм бүләк бирергә кушкан. 10 дирһәм 7 мыскал, ягъни 28 гр. көмеш белән бәяләнә, бу — иң киме. Пәйгамбәребез (с. г. в.) үзе 50 дирһәм биргән. Бу — 140 гр. көмеш, дигән сүз. Сөннәткә муафыйк булсын дисәк, 140 гр. көмеш күләмендә мәһәр бирү күркәм. Кыз бала беренче никахында (һәммәбезгә бер никах белән яшәргә насыйп булсын, аңлаган кешегә бер никах белән яшәү — зур бәхет) мәһәрне үзе теләгән кадәр сорый ала, бернинди чик тә юк. Кыз мәһәрне әзрәк сорап, егет күбрәк бирсә, саваплырак. Мәһәр бирерлек тә хәле булмаган кеше алга таба гаиләсен ничек алып барырга мөмкин?!
Дүртенче шарт — егет кызга, кыз егеткә туган булырга тиеш түгел. Туганнан туган (двоюродный) кардәшләргә никах рөхсәт ителә, киңәш ителми. Өченче буын туган белән икенче буын туганга никахлашу дөрес, куркырга кирәкми.
Бишенче шарт — кыз кеше никахта торучы булмаска тиеш. Ире үлсә — 4 ай да 10 көн, аерылса — 3 ай хатын-кыз никахта санала. Ә ирен ташлап кайтып киткән булса, ире талак әйтмәсә, күпме вакыт үтсә дә, әлеге хатын никахта санала. Икенче никах дөрес булмый. Әгәр өйләнешүчеләр арасында туганлык һәм никахта тору буенча хилафлык булса, шаһитләр никах укучыны кисәтергә тиеш.
Бүген кайберәүләрнең яшерен никах укытуларын никахка санап була микән?! Бергә яшәвеңне кешеләрдән яшергәч, бала алып кайту теләге булмагач, бу шәһвәтне канәгатьләндерүгә генә кайтып калмыймы? Никах — ул бергә яшәвеңне кешеләргә игълан итү һәм өстеңә вазифалар алу.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә «Фәңкихүү мәә таабә ләкүм минәннисәәәәи мәснәә үә сүләәсә үә рубәәгә, фә ин хыйфтүм әлләә тәгдилүү фә үәәхидәтән әү мәә мәләкәт әймәәнүкүм» («Ән-Ниса» сүрәсе, 3 нче аять), ягъни «Үзегезгә парны никах кылып алыгыз, икешәр, өчәр һәм дүртәр кылып; әгәр гаделлек кыла алмабыз дип курыксагыз, фәкать берәүгә генә никахланыгыз», — ди.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Ике хатын алып, араларында гаделлекне сакламаган кеше Кыямәт көнендә бер ягы корыган (параличланган) хәлдә йөрер», — дигән.
Хатыннары арасында гаделлекне саклый, балаларын тәэмин итә алган кешенең берничә хатын белән никахта торуы гаеп ителергә тиеш түгел. Аны гаепләүче зур гөнаһлы була. Кешенең гаиләсен тәэмин итә алмау яки гаделлекне сакламау сыйфатлары гына тәнкыйтькә лаек.
Аллаһы Тәгаләне танып, күңеленнән Аның барлыгына, берлегенә ышанып, шаһитлар алдында «Ләәә иләәһә илләллаааһ, Мүхәммәдүр-расүүлүллаааһ» дип әйтү — «Аллаһының хакын ха¬клармын» дип, үз өстеңә йөкләмә алу була. Никах вакытында егет белән кызның «риза булып бардым», «риза булып алдым» дип әйтүе Аллаһы Раббыбыз каршында, шаһитләр алдында, өч төрле кешенең хакын хакларбыз дип, вәгъдә бирүләре, ант итүләре була.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Җир йөзендә төзелгән килешүләрнең үтәү өчен иң авыры һәм үтәгән өчен иң саваплысы — никах килешүе», — дигән. Яклар үзара килешүнең шартларын кәгазьгә терки дә алалар, бу «Никах килешүе» дип атала.
Никахтан соң кызның әти-әнисе егеткә дә үз әти-әнисе кебек, егетнең әти-әнисе кызга да үз әти-әнисе кебек була, «болары — минеке, болары — синеке» дигән сүзгә урын калмаска тиеш.
Иң беренче хак — әти-әни хакы. Аллаһы Раббыбыз Коръәндә: «Әти-әниеңә „уф“ дип тә әйтмә», — ди. «Уф» гарәпчә «туйдым» дигәнне аңлата. Йөз чытып яисә аваз чыгарып та, әти-әнигә ризасызлык белдерергә ярамый. Әти-әнинең балага карата гамәлендә рия юк, шуның өчен дә догасына киртә була алмый. Әти-әниләребезне догаларын алырлык итеп тәрбия кылу һәркайсыбызның изге бурычы.
Аллаһы Раббыбыз: «Алар сезне ничек сөеп караса, сез дә аларны шулай сөеп карагыз, дөньядан үткән булсалар, дога белән искә алыгыз», — ди.
Икенче хак — балалар хакы. Баланың күркәм исем йөртергә, хәләл ризык ашарга, дөрес тәрбия алырга, әти-әни тигезлегендә үсәргә, тиң пар белән никахлашырга хакы бар. Исем я татарча, я гарәпчә, я төрекчә, я фарсыча матур мәгънәгә ия булырга тиеш. «Яман исем яман язмыштан яманрак» ди халык мәкале.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Әгәр баланың тәнен харам ризык белән җыйсагыз, үскәч, көче үзегезгә каршы борылыр һәм тәмугка вәҗип эшләр кылыр», — дигән. Харам ризык кешедә ихтыяр көчен бетерә. Шуның өчен ул — харам. Аракы эчүче дә, уен автоматы янында басып торучы да, гаиләсенә хыянәт итүче дә яманлык кылганнарын аңлыйлар, әмма үзләрен тыярга көч тапмыйлар, чөнки харам ризык ашалган, ихтыяр көче беткән. «Ана карынында баланың нинди булуы — кара кашлымы, зәңгәр күзлеме — Аллаһы эше, әмма баланың тәне әни кеше ашаган ризыктан җыелыр», — дигән Пәйгамбәребез (с. г. в.).
Гаилә корган ир кешенең беренче бурычы — гаиләсен хәләл ризык белән тәэмин итү. Урласаң, кеше хакына керсәң, хәләл ризык та харамга әйләнә. Ризык мәсьәләсендә аеруча сак булырга кирәк. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Бер сум харамнан тыелу мең сум сәдака бирүдән хәерле», — дип әйткән. Әлхәмдүлилләһ, бүген кибетләрдә хәләл ризыкларның күләме һәм төре елдан-ел арта.
Баланың дөньяви һәм дини гыйлем алырга хакы бар. Бу — әти-әнинең бурычы. Әлхәмдүлилләһ, бүген мәктәпләребез дөньяви гыйлем бирә. Әмма дини гыйлем бирү әти-әни өстендә: үзләре бирәме, кеше яллыйлармы, мәчеткә башлангыч мәдрәсәгә йөртәләрме — анысы мөһим түгел. Әти-әни хәрәкәт кылырга тиеш. Баланың 10-12 яшьтә намаз укый белүе зарур.
Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән эшләрнең Раббыбыз иң яратмаганы — талак», — дигән. Гыйбадәт кылып, кешеләр Аллаһы каршындагы бурычларын өсләреннән төшерсәләр, авырлыкларга сабыр итеп, Аллаһыга якынаерлар.
Ир кеше өстендә иң зур хак — ата-ана хакы. Әти-әни хакын хакламыйча, ир кеше җәннәткә керә алмый. Хатын-кыз өстендә иң зур хак — ир хакы, иренең ризалыгын алмыйча, бер хатын да җәннәткә керә алмый.
Бар ягы да килгән ирләр юк — сабыр хатыннар бар, бар ягы да килгән хатыннар да юк — сабыр ирләр бар. «Аллаһы сабырлар белән» («Әл-Бәкара сүрәсе», 154 нче аять).
Вакыт җиткәч, әти-әни балага тиң ярын табарга һәм никах укытырга ярдәм итәргә тиеш. Бүген никах табыны ясау, туй үткәрү өчен әти-әни көченнән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли. Яр табу да, пар табу да, киңәш бирү дә читтә кала. Бездә пар табу, гаилә кору бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләр кулына тапшырылган, үз агымына куелган. Очраклы танышулар, кавышулар һәм шуның нәтиҗәсе — аерылышулар. берсен генә үтәмәсә дә, барыбер бала әти-әнине тәрбияләргә, хөрмәт итәргә тиеш. Әти-әни үз гамәлләре өчен бала алдында түгел, Аллаһы алдында җавап тота.
Өченче хак. Ирнең дә хатын өстендә, хатынның да ире өстендә хаклары күп. Ир хагы өстенрәк. Минем улларымны өйләндергәнем дә, кызымны кияүгә биргәнем дә бар. Кыз баланы бирү, ул өйләндерүгә караганда авыррак. Шуңа күрә башта хатын хагы турында карап китик. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Риза булып алгансың икән, хатының энәгә җеп саплый белмәсә дә, риза булып тор», — дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев