Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, ди Рузалия ханым (+фото)

Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Яңгул мәчетендә дә зурлап ифтар ашы уздырганнар.

Быел Яңгул мәчетендә янкорма төзеп кулланышка тапшырганнар. Иң беренч чиратта төзелешкә көче кергән һәм булышкан кешеләргә олы рәхмәтемне белдерәм, дип шалтыра Яңгул авылыннан Рузалия Гыйльманова.

Ифтар мәҗлесен “Яңа тормыш” җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов үткәргәне. Пешекчеләр бик тәмле итеп аш-су әзерләгәннәр. Мәҗлес Шәрип хәзрәтнең Изге Рамазан ае белән котлавы һәм ураза тотуның әҗер-саваплары белән таныштыруыннан башланган. Аннан соң мәчеткә йөрүчеләр Коръәннән сурәләр укыганнар. Авыл халкы ифтар ашыннан бик канәгать калган. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәммәбезгә дә бәхетле язмышларда яшәргә язсын, – ди Рузалия апа Гыйльманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев