Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Укыгыз!

Балаларыбызны һәрчак матур сүзләр белән озатып калыйк!

Өч кыз тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар: боларның өчесе дә үлгәннәрдер инде дип уйлыйлар. 

   Әммә, гаҗәпкә каршы, өч кыз да исән-сау була. Кызлар янында йөргән шайтаннар узара бәхәсләшә башлыйлар. 
   - Син нигә беренче кызны поезд астына ташламадың? - ди бер шайтан икенчесенә. 
   - Ташларсың, бар, ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешү төзеп куйган, аңа берничек тә зыян эшләп булмый, - ди шайтан. 

   - Ә нигә икенче кызны ыргытмадың? 
   - Ыргытырсың... Анысы юлга чыкканда өч кат Аятелкөрсине укып чыга шул, тиеп булмый аңа, - ди. 

   - Ә өченче кыз ни Аллага, ни муллага ышанмый бит, нигә аны ташламадың? -дип ачулана шайтан иптәшен. 
   - Анысы шулаен шулай, тик ул ишектән чыгып киткәндә әнисе: "Балакаем, исән-сау йөреп кайт, Аллаһы Тәгалә сине рәхмәтеннән ташламасын, саклап йөртсен", - дип дога кылып кала шул. Ничек тиеп була инде аңа, - ди. 

   Дусларым, балаларыбызны һәрчак матур сүзләр әйтеп, догалар укып озатып калыйк, барысы да юлларда исән-имин йөрсеннәр 🤲
 
   Шул уңайдан мин сезгә балаларыбыз өчен укый торган берничә дога да тәкъдим итәм. 

☘️Аналарның балалары өчен кылган
, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Алар өчен , без - әниләр дә сорамаса, кем сорар? Доганы һәрвакыт кылырга була. ️Аллаһ сораучыларны һәм сораганны ярата. 

☘️️Йа Аллаһ, Синең гүзәл исемнәрең белән синнән сорыйбыз, Сиңа ялварабыз безнең балаларыбызны үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал. Раббым, аларга хәерле, сәламәт озын гомер бир ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылучылардан һәм ҮЗЕҢНЕН кушканнарыңны тыңлаучылардан ит.

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, аларның иманын ныгыт һәм көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир! 

☘️ГАЗИЗ АЛЛАМ, үзеңнең мәрхәмәтең белән тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла, аларны Үзеңә тугрылыклы итеп тәрбиялә!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит, әти-әниләренә карата каты бәгырьле, тыңлаусыз булмасыннар, безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп тәрбияләргә ярдәм ит!

☘️ЙƏ РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла,үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал!

☘️ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да , сул яктан да , алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән, ялварып-ялварып, сорыйбыз!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине яратырга һәм Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет, тәүфыйкъ, һидаять һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән үзең сакла!

☘️ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы күркәм әхлак бир!

☘️ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызны түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык безгә дә шатлык китерсен!

☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер , камил акыл, күркәм холык,йомшак фигыль ,тулы иман бир! 

☘️ЙӘ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз Кыямәт Көнендә безнең дәлилләребез булсыннар. Әмиин!🤲

 

Чыганак 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев