Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ураза тотучыга ифтар ашы әзерләү ­- зур савап

"Ифтар ул җыелышып, очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп, аралашып яшәү өчен дә бер чара булсын"

Бүген уразаның  соңгы көне. Мөселман кардәшләр әкренләп өен юып, тирә-юнен җыештырып, Гаеткә әзерләнә килде, хәзер исә таба исләре чыгарырга җыена. Рамазан ае буенча иман йортларында да ифтар ашлары узды. Мәсәлән, “Раиф” мәчетендә генә дә ике тапкыр оештырдылар. Рамазан ае урталарында “Раиф” мәчете хуҗасы, Төмәндә яшәүче Миңнегөл ханым һәм аның җәмәгате Раиф әфәнде Мөхәммәтҗановлар ерак араларны якын итеп, үзләре кайта алмасалар да, күпсанлы ураза тотучылар өчен ифтар оештырырга матди ярдәмнәрен ирештерде. “Ел саен әнә шулай авыз ачтыралара алар, Аллаһының рәхмәтләре булсын”, диде әлеге мәчетнең имамы Илшат хәзрәт. Уразаның соңгы көннәрендә “Раиф” мәчетендә янә авыз ачтыру мәҗлесе узды, ифтарга килүчеләр вәгазь тыңлады, вәхши кулыннан һәлак булган сабыйлар, мөгаллимәләр рухына багышлап дога кылды, ахшамнан соң тәравих намазына калды. Булган канлы вакыйнганы шәрехләп хәзрәт болай диде. “Бу хәлдә безнең дә, әти-әниләрнең дә гаебе зур, чөнки балаларыбызны кечкенәдән үк Аллаһтан куркырга, Аллаһны танырга өйрәтеп үстермибез”, дип, тәрбияне дин белән бәйләп алып барырга өндәде. Ә мөэминә Рәйсә Зарипова ханымнарны-туташларны мәдрәсәләрдә гыйлем өстәргә чакырды, “Нинди якты, җылы, уңайлы мәчетләребез бар, аларда мәдрәсәләр эшли, без бу барлыкның кадерен белеп, гыйлем алырга омтылып торырга тиешбез, югыйсә. Барыгызны да сентябрь аенда мәдрәсәләргә көтеп калабыз”, диде ул. Район үзәк мәчетендә район башлыгының рәхим-шәфкате белән узган районкүләм ифтарда да мөэмин -мөселманнар күп иде, Җәлил хәзрәтнең үтемле вәгазе күңелләрне хушландырса, район башлыгының һәм дә кунакларның изге теләкләре, соклану хисләре авыз ачарга килгән олысын-кечесен куандырды. “Авыз ачтырам дип ун төрледән артык ризык әзерлибез, кайберәүләр ул кеше кадәр әзерли алмыйм дип, бик теләсә дә авыз ачтырырга курка хәзер. Кирәкми ул кадәр әзерләргә, исраф итәргә ярамый. Ифтар ул җыелышып, очрашып, хәл-әхвәлләр белешеп, аралашып яшәү өчен дә бер чара булсын”, диде ул. Колак салып, күңелгә салып куярлык киңәш.

Шулай ук уразаның соңгы көннәрендә Балтач бистәсендә урнашкан хәләл “Мәрьям» кафесында да бала тәрбияләүче мөселман әниләре ифтарга чакырулы иде. Заманча сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артында мәҗлес кунагы Айгөл ханым гаилә, үзара мөнәсәбәтләр, Аллаһка якынаю турында вәгазь сөйләп, күңелләрне рухландырды. Альбина Фазлыева Коръән укыды, килгән сәдакаларга дога кылынды.

Чыннан да, ифтарга барып, авыз ачып кына калмыйсың, ишеткән вәгазьләрдән, киңәш-табышлардан нинди дә булса файда аласың. Туганнар уздырган ифтарлар аеруча да саваплы, ул сине ерак туганың белән дә очраштыра, якынайта, җан азыгы бирә. Шәхсән үземнең туганнарым Рамазан аен көтеп ала, Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотып, бер-берсенә ярдәмләшеп ифтар ашлары уздырып, очрашып, аралашып, матур яшиләр.

Рамазан ае барышында шушындый изге, саваплы эшләргә алынып, ул гамәлләрне мәгънә һәм итагатьлек белән башкарып чыгучыларга, табын әзерләүчеләргә Аллаһының рәхмәтләре булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ифтар