Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Уразага ният һәм ифтар догасы

Уразаның нинди фарызлары бар? Ураза тоту өчен ничек ният кылырга, нинди ризык белән авыз ачарга?

Уразага ният һәм ифтар догасы

Уразаның өч фарызы бар:
1. Ният кылу
2. Ашау — эчүдән тыелу
3. Якынлык кылудан тыелу

Ураза тоту өчен күңел белән ният кылу да җитә. Тел белән әйтмичә, күңелдән «Иртәгә ураза тотачакмын» дип уйлау да дөрес. Ләкин сәхәр ашаганнан соң ураза өчен таң атканчы ният кылу — мөстәхәб: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгәәләә» (Тәрҗемәсе: «Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым»).

Кояш баткач, тоз яки су белән авыз ачу — сөннәт. Хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу — мөстәхәб.

Авыз ачканнан соң бу дога укыла: «Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү» (Тәрҗемәсе: «Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка»).

Автор: Фануз Хабибуллин

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин